Газетага язылу

Белгеч хезмәткәрнең ялны ничек кулланырга хокуклы булуын аңлатты

Хезмәткәр түләнә торган ялның 28 көнен дә бер ел эчендә алып бетермәскә хокуклы — бу аның хокукы, ә бурычы түгел. Бу хакта РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына иҗтимагый экспертиза комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров хәбәр итте, дип яза «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ».

Аның сүзләренә караганда, хезмәткәр ялны ничек кулланырга икәнен үзе хәл итә: тулысынча файдаланырга, өлешләргә бүләргә яки көннәрнең бер өлешен киләсе елга күчерергә. Шул ук вакытта өлешләрнең берсе кимендә 14 календарь көн тәшкил итәргә тиеш. Эксперт ассызыклаганча, законның бу таләбе эш бирүче белән килешү буенча да үзгәртелә алмый. Әгәр дә җитәкче тагын да кыскарак вакытларга бүлгәләргә риза була икән, ул хезмәт законнарын бозачак.

Мондый хокук бозу өчен оешмага 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, ә вазыйфаи затка яки шәхси эшмәкәргә 1 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Кабат бозган очракта штрафлар арта: компанияләр өчен – 50 меңнән 70 меңгә кадәр, вазыйфаи затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен – 10 меңнән 20 меңгә кадәр. Җитәкчене шулай ук бер елдан өч елга кадәр дисквалификацияләргә мөмкиннәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре