Куркынычсызы булмый
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел ун айда республикада мошенниклык очраклары буенча 10 620 җинаять эше кузгатылган. Шул вакыт эчендә республика халкы 4,5 миллиард сум акчасын югалткан. Бу – көн саен якынча 15 миллион сум дигән сүз. Узган ел Татарстанда яшәүчеләрнең 5,7 миллиард сум акчасын урлаганнар.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов сүзләренә караганда, август аенда телефон һәм интернет ярдәмендә алдау очраклары кими төшкән. Әмма сентябрьдән саннар кабат арта башлаган.
– Август аенда мошенниклык турында 866 җинаять эше кузгатылды. Сентябрьдә исә бу сан – 903 кә, октябрьдә 1046 га җитте, – дип ачыклык кертте ул журналистлар белән очрашуда. – Мошенниклар эшне гадәттә Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси битне җимерүдән башлый. Сценарий бер: кырыгалдарлар кешегә торак-коммуналь хуҗалык, салым, хастаханә, мәктәптә эшләүче исеменнән шалтыратып, телефонга килгән парольне ачыкларга тырыша.
Ышанычны тагын да арттыру өчен, мошенник телефонга ялган документ фотосы җибәрергә, йөзен яшермичә видеоэлемтә аша шалтыратырга да мөмкин. Тасма телле кырыгалдар кешенең хәленә керә, куркыта, яный, ашыктыра – кыскасы, аны тиз арада төп башына утырту өчен мөмкин булган барлык ысулларны кулланып карый. Шушы алдау-алдану кыйссасының һәркайсы диярлек «куркынычсыз счетка акча күчерү» белән тәмамлана. Әнә шул сүзне ишетүгә үк, кеше алданганын аңышырга тиеш, дип кисәтә белгечләр. «Куркынычсыз счет» дигән төшенчә чынлыкта бөтенләй юк, кеше алдау өчен мошенниклар уйлап тапкан сүз генә ул», – дип кат-кат искәртте бу урында Рәдис Йосыпов.
Барыбер җаен таба
Хәзер мошенниклар тозагына эләгү өчен аеруча куркыныч чор, дип кисәтә белгечләр. Ник дигәндә, 1 декабрьгә кадәр салым түләп өлгерергә кирәк. Мошенниклар моннан да файдаланып калмакчы. Алар кешеләрнең электрон почталарына салым түләү өчен ялган квитанцияләр җибәрә башлаган. Анда күрсәтелгән сылтама буенча күчкәч, ялган сайтка эләгәсең. Шунда үзең турында шәхси мәгълүмат кертсәң, мошенниклар аны алга таба акчаларыңны каеру өчен кулланачак.
Татарстанда көн саен 5–10 кеше мошенник корбаны була. Кырыгалдарлар аркасында республика халкы тәүлегенә 30 миллион сум акчасын югалткан көннәр дә булган. Хокук сакчылары белдерүенчә, соңгы арада күбрәк кереме дә, белеме дә уртача булган 25–44 яшьлек шәһәр хатыннары алдана икән. Мошенникларга ярдәм итүче дропперлар арасында исә 18–24 яшь аралыгындагы кешеләр күбрәк очрый, ди алар.
Татарстан Прокуратурасының өлкән прокуроры Михаил Желаев сүзләренә караганда, соңгы арада мошенниклар күбрәк +98 (Иран) яки +995 (Грузия) саннарына башланган номерлардан шалтырата. Үзебезнекеләрдән әллә ни аерылып тормаганга, күпләр мондый шикле шалтыратуларга ике дә уйламый җавап бирә икән.
– Алар нәрсә сөйлисен бик яхшы белә. Мошенник, корбанын алдаганда, махсус сүзләр куллана. Ышанычны арттыру өчен, алар үзләренең тавыш тембрына кадәр контрольдә тота. Шуңа күрә таныш түгел номердан шалтыратсалар, сөйләшүне шундук туктатырга кирәк, – ди ул.
Шалтырату димәктән, моңа кадәр күбебез яратып кулланган «Ватсап» һәм «Телеграм» челтәреннән шалтыратып сөйләшү хәзер мөмкин түгел диярлек. Мошенникларның иң яратып кулланган элемтә чаралары булганга күрә, Роскомнадзор идарәсе август аенда бу мессенджерларга карата шундый чикләү кертте. Канәгатьсезлек белдерүчеләргә яңа гамәлгә кергән МАХ кушымтасында теркәлергә киңәш иттеләр. Әмма мошенниклар анысының да җаен тапкан.
– Күптән түгел минем үземә МАХ аша мошенниклар шалтыратып, «Ватсап» белән «Телеграм» урынына пәйда булган яңа мессенджерларга күчәргә тәкъдим итте. Әлегә төгәл санын әйтә алмасак та, «МАХ»та мондый шикле шалтыратулар барысы да теркәлеп бара, – дип раслады Рәдис Йосыпов бу уңайдан.
Яшерәсе түгел
Авыз пешә торгач, банклар да клиентларын мошенниклардан саклау юлларын катлауландырып бетергән. Россия Үзәк банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Нурания Хәйруллина шулай ди. Ул китергән саннардан аңлашылганча, хәзер банклар алдау очракларының 99,7 процентын булдырмый кала икән.
– Быел беренче яртыеллыкта банклар мошенниклар тарафыннан планлаштырылган 82,5 миллионлап алдау очрагын булдырмый калды. Бу, үз чиратында, кешеләрнең 8 триллион сум акчасын саклап калырга ярдәм итте. Шул ук вакытта шушы ярты ел эчендә банк клиентлары 13 миллиард сумнан артык акчасын югалткан. Банклар исә бу сумманың 6,45 процентын (850,3 миллион сум) кире кайтара алган, – дип ачыклык кертте Нурания Хәйруллина.
Бу урында тагын бер гаҗәп сан китерде ул. Баксаң, мошенник корбаны булган һәр биш кешенең берсе генә ярык тагарак янында калганнан соң полициягә мөрәҗәгать итә икән. Сәбәпләре төрле. Кемдер мәсьәләне үзлегеннән хәл итмәкче була, икенче берләре шул рәвешле төп башына утырып калуыннан хурлана. Белгечләр моны зур хата дип атый.
– Мошенник корбаны булгансыз икән, бу хакта иң беренче чиратта үзегез эш иткән банкка хәбәр итәргә кирәк. Алдануыгыз турында мәгълүмат системада теркәлергә тиеш. Аннары кайда ничек алдануыңны төгәл күрсәтеп, полициягә гариза язарга кирәк, – ди Нурания Хәйруллина.
Баксаң, мошенниклар кешене төп башына утырткач та тынычлыкта калдырмаска мөмкин икән. Араларында үзе үк урлаган акчаны кире кайтарырга тәкъдим итүчеләре дә булган. Әмма анысы өчен дә акча таләп итәләр. Мошенникларның кайберләре югалткан акчасын кире кайтару өчен корбанына дроппер булып эшләргә дә тәкъдим итә.
Акча күчерү кыенлаша
Билгеле булганча, мошенниклар кешегә булган акчасын картадан алдырып, курьер аша тапшырту ягын карый. Быел 1 августтан гамәлгә кергән закон нигезендә банклар анысын да контрольгә алды. Кешегә акча бирер алдыннан алар башта аны тикшереп карарга тиеш: башын мошенниклар бутамаганмы?
– Әйтик, Казанда яшәүче кеше моңа кадәр акчаларны аз-азлап көндез генә ала торган булган да, көннәрдән бер көнне төнлә Чаллыда картасыннан берьюлы 100 мең сум акча алган, ди. Йә булмаса, кисәк кенә банкта саклауга салынган кертемен ябып, шул акчаны кулына алмакчы була. Болар бар да банкта шик уятачак, билгеле. Андый чакта кешенең картадан акча салдыру мөмкинлеге билгеле бер сәгатькә чикләнәчәк. Ялгышкан кеше, аңына килеп, вакытында хатасын төзәтергә өлгерсен өчен шулай кирәк, – ди Нурания Хәйруллина.
Быел 1 марттан Россиядә кредит алуга үз-үзеңә тыю салу дигән яңа хезмәт пәйда булды. Шуннан бирле Татарстанда бу мөмкинлектән 500 меңләп кеше файдаланган. Моңа кадәр бу чикләүне Дәүләт хезмәтләре порталы аша гына куеп булса, августтан башлап МФЦга барып та эшләргә мөмкин. Хәзерге вакытта республикада 21,4 мең кеше шушы үзәкләр аша үз-үзенә тыю салган.
– Кредит алып төп башына утыручылар кимесен өчен, күптән түгел банкларда «ышанычлы зат» дигән яңа хезмәт барлыкка килде. Моның өчен үзеңнең иң ышанычлы кешең белән банкка барып, аны теркәргә кирәк. Кеше кредит алырга уйласа, банк иң башта шушы кеше белән элемтәгә кереп, аннан рөхсәт сорарга тиеш булачак. Якынының бу гамәлне аңлы рәвештә эшләвен дә нәкъ менә ул расларга тиеш, – ди Нурания Хәйруллина.
Моның өчен банкка 12 сәгать вакыт бирелә. Әгәр ышанычлы затның телефоны сүнгән яки ул ялда икән, банк шул кеше белән элемтәгә кергәнче кредит алырга рөхсәт бирмәячәк. Андый чакта инде унике сәгатьнең узу-узмавына карап тормаячаклар.
Элемтә операторларына да эш арткан. Әгәр кешегә берөзлексез таныш булмаган номердан шалтыраталар икән, алар бу хакта банкка хәбәр итәчәк. Банк үз чиратында, ул кешегә исәп-хисап счетыннан көненә, күп дигәндә, 50 мең сум гына салдырырга мөмкинлек биргән чикләү куячак. Аннан да күбрәк суммада акча кирәк икән, моның өчен паспорт белән банкка барырга туры киләчәк. Моннан тыш, кеше СБП ярдәмендә үзенең бер картасыннан икенчесенә зур күләмдә акча күчерсә дә, банклар бу операцияне вакытлыча туктатып торачак.
Тикшереп имзалыйсы
Күреп-ишетеп торабыз: мошенниклар аркасында акчасыннан гына түгел, фатирыннан, йортыннан колак кагучылар да байтак. Соңгы арада халыкка Росреестр исеменнән дә шикле шалтыратулар күбәйгән. Оешманың Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сүзләренә караганда, мошенниклар күбрәк «сезнең исемгә милек сатуга ышаныч кәгазе рәсмиләштергәннәр» дигән сылтау белән шалтырата икән. – Бу капкынга күбрәк өлкәннәр каба. Шуңа күрә аларга мошенникларның ни рәвешле алдавы турында гел сөйләп, аңлатып торырга кирәк. Исегездә калдырыгыз: Росреестр идарәсе белгечләре кешегә беркайчан да мондый сүзләр белән шалтыратмаячак, – ди белгеч. – Күпләр теге яки бу документны имзалаганда аны яхшылап тикшереп тормый. Чынлыкта исә анда еш кына мошенниклар тарафыннан ясалган ялган ышаныч кәгазе, сату-алу килешүе була. Шул рәвешле кеше кырыгалдарга фатир сатып җибәрүен аңышмыйча да кала. Мондый хәлдә калмас өчен, милкеңне хуҗасыннан, ягъни синнән башка гына дәүләт теркәве уздырырга ярамавын күрсәтеп, гариза язарга кирәк. Моны Росреестр, дәүләт хезмәтләре порталы яки МФЦ аша эшләргә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез