Газетага язылу

Бер атна эчендә «Водоканал» белгечләре 303 чүп тыгылу очрагын җайга салган

Казанда узган атнада «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе белгечләре канализациянең 303 чүп тыгылу очрагын тәртипкә китергән һәм су белән тәэмин итү челтәрләрендәге торба тишелеп 61 су агып чыгу урынын ямаган. 31 объектта төзекләндерү эшләре суны сүндермичә башкарылган, диелә Казан мэриясе хәбәрендә.

Моннан тыш, предприятие белгечләре Щапов, Маяковский һәм Некрасов урамнарындагы авария хәлендәге суүткәргеч участогын һәм биш ябу арматурасын алыштырган, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.

Беренче өч айда предприятие Себер тракты, Сафин һәм Сафиуллин урамнары буенча 1,2 чакрым суүткәргеч челтәрен торгызуны төгәлләде. Су челтәрләрендә ремонт эшләре Окраинная һәм Боевая урамнарында, су агызу челтәрләрен төзәтү Оренбург тракты, Дубравная, Мәүлетов, Универсиада Авылы, Чуйков, Нурлат һәм Техника урамнарында дәвам итә.

Язгы-җәйге чорда гадәттәгечә кайнар су белән тәэмин итүне өзү планлаштырыла. «Водоканал» предприятиесе бары тик салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу хезмәтләре өчен генә җаваплы. Өйдә салкын су белән тәэмин итү гамәлдә булып, кайнар су гына килмәсә, «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең Казан җылылык челтәрләре филиалына, «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенә, идарәче компанияләргә яисә торак милекчеләре ширкәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Суүткәргеч эшенә кагылышлы вәзгыятьләр турында гаризаларны +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре