Газетага язылу

Бер кыздырсаң

Россиянең икътисад тормышыннан килгән хәбәрләр куанычлы түгел. Үзәк банк, 2026 елның өченче кварталында Россия икътисады кабат артык кызу зонасына кайтты, дип белдерә. «Икътисадның кызуы» дип ихтыяҗ арту сәбәпле бәяләр үсүен әйтәләр.

Кешеләр һәм компанияләр күбрәк сатып алырга, төзергә тели, ләкин икътисад алар сораган күләмдә товар һәм хезмәт җитештереп өлгерми.

Россия икътисадының ихтыяҗны канәгатьләндерә алмавы гаҗәп түгел, чөнки бездә үскәндә дә хәрби продукция җитештерү үсә. Гражданлык тармагы исә я торгынлыкта, я минуска китте. Ихтыяҗның артуы халыкның баюын аңлатмый ләкин. Рәсми бер хәбәр китерик: «Россиядә акча җитмәү сәбәпле, кредит алуга үзләре куйган тыюларны ешрак гамәлдән чыгара башлаганнар. Элегрәк билгеләнгән чикләүләрнең 12,4 проценты алынган. Төп сәбәп – көтелмәгән чыгымнар килеп чыгу. Моннан тыш, респондентларның тагын өчтән бер өлеше зур сатып алулар, ипотека яки автомобиль алу өчен яңадан кредит рәсмиләштерергә әзер булуын белдергән». РИА Новости сораштырулары нәтиҗәсе бу. Ихтыяҗның сәламәт артуы түгел, гавамның бурычка кереп булса да, матди хәлен яхшыртырга азаплануы.

 

Андый омтылыш кызганыч нәтиҗәләр белән төгәлләнә: бурычлар түләнми, банкротлар саны арта. Үзәк банк кулында икътисадны кызудан туктату өчен бер генә корал бар: төп ставканы югары тоту. Эльвира Нәбиуллина җаваплы рәвештә белдерде инде: процент ставкасы 2027 ел дәвамында ике урынлы саннан торачак. Югары ставка «суынуга» китерәчәк: ихтыяҗ кимү сәбәпле, җитештерү дә кимер. Соңгысы болай да бик шатланырлык түгел әле аның. Үзәк матбугат предприятиеләрнең эш сәгатьләрен һәм хезмәт хакларын кыскартуы турында яза. Эш сәгатьләрен кыскарту (тулы булмаган эш атнасына күчү) персоналны кыскартмау өчен кирәк. Эш урыны булган килеш эшсез утырырга туры килә. Федераль газеталарның берсе бу хакта: «Сдерживая рост безработицы, губернаторы не допускают взрыва социального недовольства на местах», – дип яза. «Икътисад кызу» дигәнне шуңа күрә дөрес аңларга кирәк. Ихтыяҗны каплау бизнесның хәленнән килми, акчасы юк чөнки. СВО башланганнан соң, беренче тапкыр, россияле миллиардерлар байлыгы кими башлады, дигән ышанычлы хәбәр бар.

                           

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре