Соңгы бер атна эчендә республикада грипп йоктыручылар саны 3 тапкыр арткан! Чир аяктан екмасын, узып баручы елны авыруларга бирешмичә генә йомгаклау өчен ни эшләргә? Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта сөйләштеләр.
Җиңелрәк уздыра
Казанда яшәүче Нурия Сабирова көз дәвамында ике тапкыр авырырга өлгергән инде. Сентябрьдә салкын тиеп чирләгән булса, ноябрь уртасында грипп аяктан еккан аны.
– Күптән болай каты авырганым юк иде. Соңгы тапкыр грипп белән студент чакта чирләгән идем. Сентябрьдә берничә көн температура күтәрелеп, борын, тамак төбе борчып торды, чирне аяк өсте генә уздырып җибәрдем. Грипптан алай гына котылып булмый шул. Сишәмбе көн иде. Эштән көчкә кайтып җиттем. Бөтен гәүдә сызлый, күзләр ачып булмаслык дәрәҗәдә әчетә. Күп тә үтми, температура 39 градуска кадәр күтәрелде. Өч көн баш та күтәрми авырдым. Хәзер өйдәгеләргә йокмаса ярар иде, дип борчылам. Йортка вирус керсә, бөтен кешене чирләтеп чыкмыйча бетми бит ул, – ди Нурия.
Соңгы арада республикада, дөрестән дә, грипп белән авыручылар арткан. Беренче шундый очрак ноябрь уртасында теркәлде. Белгечләр, Яңа ел бәйрәмнәре якынлашкан көннәрдә республикада авыручылар саны бермә-бер артырга мөмкин, дип кисәтә. Һәр елда да шул хәл чөнки.
Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренә караганда, соңгы бер атна эчендә республикада грипп йоктыручылар саны 3 тапкыр арткан. Чагыштыру өчен: бер атна элек Татарстанда аны йоктырган 114 кеше исәпләнсә, хәзер авыручылар саны 363 кешегә җиткән.
– Республикада вируслы авырулар йоктыручылар саны сентябрьдән бирле арта. Ноябрьнең соңгы атнасында Татарстанда 10 мең кешегә 34,3 чир йоктыру очрагы туры килә иде. Бу алдагы атна белән чагыштырганда 37 процентка күбрәк. Әмма, шуңа да карамастан, республикада авыручылар саны эпидемик чиктән 15,7 процентка түбән булып кала бирә, – дип сөйләде Марина Патяшина Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Хәзерге вакытта республикада гриппка каршы вакцинация чоры тәмамланган. Аны барлыгы 2 069 713 кеше ясаткан. Бу – республика халкының 51,7 проценты дигән сүз.
Республикадагы вазгыять – саннарда
– Республикада грипп һәм ОРВИ йоктыручылар саны 13 700 кешегә җиткән. Бу алдагы атна белән чагыштырганда 37 процентка күбрәк.
– Вируслы чир йоктыручыларның 55 процентын (7588 очрак) балалар тәшкил итә. Зурлар арасында авыручылар саны 6112 гә җиткән.
Белгечләр яшерми: гриппка каршы вакцина ясату бу чир сиңа бөтенләй янамый дигән сүз түгел. Әмма йоктырган очракта да прививкасы булган кеше аны җиңелрәк уздырачак. Баласына гриппка каршы вакцина ясаткан ата-ана бәйрәм көннәрендә дә җиңел сулый ала. Хәтерләсәгез, журналистлар белән соңгы очрашуларның берсеннән соң социаль челтәрләрдә «быел чыршы бәйрәмнәренә гриппка каршы вакцинасы булган балалар гына кертеләчәк икән» дигән хәбәр таралган иде.
– Чыршы бәйрәмнәренә, кеше күп җыелган бәйрәм чараларына барган балага гриппка каршы прививка ясалган булса, аңа чир иярү ихтималы бермә-бер кими. Шуңа күрә без ата-анага бу уңайдан алдан хәстәрен күрергә киңәш иткән идек. Без Чыршы бәйрәмнәренә прививкасы булган балалар гына керәчәк, дип таләп итә алмыйбыз. Бу – һәр ата-ананың үз ихтыярында, – дип белдерде Марина Патяшина «ВТ» хәбәрчесенең соравына җавабында.
Сүз уңаеннан, бүген республикада вируслы чирләр белән авыручыларның күпчелеген (55 процентын) балалар тәшкил итә. 7–14 яшьлек балалар арасында авыручылар аеруча күп.
– Балалар арасында авыручылар артса да, әлегә карантинга ябылган мәктәпләр юк. Дистанцион рәвештә укуга күчкән сыйныфлар гына бар. Хәзерге вакытта республикада шундый 17 класс исәпләнә. Шуларның 11 е – Казанда. Калганнары Чаллы белән Алексеевскида, – дип ачыклык кертте идарә җитәкчесе.
Белми капсаң – агу
Билгеле булганча, хәзерге вакытта ОРВИның 200 ләп төре билгеле. Грипп та, тормышыбызда чагыштырмача күптән түгел генә пәйда булган коронавирус та аның бер төре санала. Табиблар яшерми: вируслы чирләр котырган чорда бер чирне икенчесе белән бутаучылар да арта. Ник дигәндә, төп билгеләре охшаш. Шул ук ОРВИ белән грипп бер-берсеннән нәрсә белән аерыла соң? Татарстанның сәламәтлек саклау министры беренче урынбасары Елена Демьянова сүзләренә караганда, грипп кисәк кенә башлана.
– Әле ике сәгать элек кенә үзен яхшы хис иткән кешенең кисәк кенә хәле начарлана. Аның температурасы күтәрелә, башы авырта, бөтен тәне сызлый башлый. Яктылык, тавышларга сизгерлеге арта. Грипп җитди өзлегүләре белән дә куркыныч. Аның белән авырган кешедә пневмония, энцефалит кебек җитди чирләр дә пәйда булырга мөмкин, – дип белгеч.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, республиканың дәвалау оешмалары быелгы эпидсезонга тулысынча әзер. Бүген һәрбер хастаханәдә фильтрлар эшли. Инфекцияле авыруларны Казан һәм Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсендә, район үзәк хастаханәләрендәге инфекция бүлекләрендә кабул итәләр. Мондый авырулар өчен барлыгы 1219 ятак урын исәпләнә.
– Вируслы чирләргә бәйле вазгыять катлауланып китсә, йогышлы авырулар өчен кирәкле ятак урыннар саны 5100 гә кадәр җиткереләчәк. Хәзерге вакытта республиканың барлык дәвалау оешмалары кирәкле дарулар, медицина кирәк-ярагы белән тәэмин ителгән. Аерым алганда, 638 193 кап вируска каршы дару, 8 миллион битлек, 92,6 мең литр дезинфекция чарасы әзерләнде, – дип ачыклык кертте Демьянова.
Дару димәктән, белгечләр вируслы чирләр белән авырганда дарулар белән шаярмаска куша. Кайчан нинди дару эчәсен дә фәкать табиб кына билгеләргә тиеш! Туганың, күршең, интернет киңәш иткән даруларны эчәргә ярамый! Вируслы чирләр вакытында антибиотик та эчәргә ярамый! Ул бары тик бактериаль чирләр вакытында гына булыша.
– Дару бер яктан файдалы булса, икенче яктан агуга да әйләнергә мөмкин. Аларны бары тик табиб белән киңәшләшкәч кенә эчәргә кирәк! – дип кат-кат искәртте Елена Демьянова.
Вируслы чирләрдән ничек сакланырга?
– Авырган кешедән ерак торыгыз. Ул төчкерсә, чир 6–8 метр ераклыктан да йога ала.
– Урамнан кергәч кулларны, борынны яхшылап юыгыз. Ник дигәндә, кулларда вирус 15 минут дәвамында саклана.
– Өйне, бүлмәләрне даими рәвештә җилләтеп, дымлы чүпрәк белән тузаннарны сөртеп торырга да кирәк. Көн дәвамында кулдан төшмәгән кәрәзле телефон өслеген дә ешрак чистартып торырга кирәк. Баксаң, аның өслегендә грипп вирусы 6 сәгать дәвамында (!) саклана ала икән.
– Кеше күп җыелган урыннарда битлек кияргә онытмагыз.
– Чир аяктан екмасын өчен йокы туйганчы йоклау да мөһим. Ул 7–8 сәгатьтән дә ким булмасын. Дөрес туклану да ярләм итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез