15 млн сум! Замана мөмкинлекләрен кулланып, мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрдән көн саен уртача әнә шул кадәр акча урлыйлар! Капкынга бигрәк тә 30–49 яшьлекләр эләгә. Ни кызганыч, республика дистанцион мошенниклык очраклары буенча лидерлар рәтендә тора. Ничек алдыйлар һәм ничек алданабыз? Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында иске яңа алдау очраклары һәм уяулыкның әһәмияте турында искә төшерделәр.
2025 елның өч аенда Татарстанда мәгълүмат-коммуникация технологияләре юнәлешендә 6,1 мең җинаять очрагы теркәлгән. Бу очракларның 21,2 проценты, ягъни биштән бере генә тикшерелгән (интернет-мошенниклык очраклары – 7 процент). Зыян күләме 1,3 миллиард сум (узган елның шушы ук чорында – 1,2 миллиард) тәшкил иткән. Кызганыч, зыян күрүчеләрнең 40 проценты диярлек акчаны ирекле рәвештә кырыгалдарларга күчерә.
Әмма, күңелсез хәлләрнең күплеген сәбәп итеп, җинаятьчеләрне эзләмиләр, дип тәнкыйтьләргә ашыкмаска куша хокук сакчылары.
– Халкы аз булган кечкенә төбәк турында сүз алып барганда, әлбәттә, җинаятьләр санының азрак, аларны ачыклау өчен түккән көчнең дә кимрәк булуын әйтәбез. Ә бездә хокук сакчылары саны андый төбәкләрдәге саннардан әллә ни артык түгел. Шуңа җинаятьләрне ачыклау күрсәткече дә шундый, – дип кисәтеп куйды Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең бүлек башлыгы урынбасары Рафаэль Мусаев.
Билгеле, хокук сакчылары акланмый да, тик тә утырмый. Шунысы аяныч: мошенниклар кечесен дә, олысын да аулый. Сәбәбе аңлашыла инде: интернет, замана мөмкинлекләреннән, банк хезмәтләреннән һәркем һәр җирдә даими файдалана бит. Кырыгалдарлар кармагына пенсионерлар гына түгел, эшле-ашлы, уңышка ирешкән кешеләр дә эләгә.
Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаять эзләү идарәсе башлыгы Рифат Катипов әйтүенчә, хәзер халыкның аңы да артты. Хокук сакчыларына хәбәр итүчеләр, шул рәвешле җинаятьчеләрнең эзенә тизрәк басарга булышучылар бар.
Бу җәһәттән Рифат Катипов тагын бер кат искәртә:
– Банк, дәүләт оешмасы, башка учреждение булсынмы – алар кешеләрнең мессенджерларына шалтыратмый.
Республика дистанцион мошенниклык очраклары буенча лидерлар рәтендә тора. Идел буе федераль округы төбәкләре буенча беренче урында торсак, Россия буенча алганда Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Краснодар өлкәсеннән генә калышабыз икән. «Бу төбәкнең икътисадый үсешенә бәйле. Мондый төбәкләрдә андый җинаятьләр ешрак була», – диде Рифат Катипов.
Мошенниклар Дәүләт хезмәтләре порталы, мессенджерлар, социаль челтәрләр, банк оешмалары исеменнән ешрак алдый. Моңа өстәп ялган фатирлар «сату» очраклары да теркәлгән. Алар, риелторлар яллап яисә ялган документлар әзерләп, кешедән акча ала да юкка чыга. Аңлашыла инде: зыян күрүченең баш өстендә түбәсе дә, кесәдә акчасы да юк дигән сүз. Ялган инвестицияләр белән кызыксындыручылар бар.
Белеп тор!
– Ничек кенә гади яңгырамасын, уяулык һәм игътибарлы булу кирәк. Мошенниклар нинди алымнар кулланып алдый, аларның яңа төр алдау төрләрен даими өйрәнеп, колакка киртләп тору сорала.
– Интернет аша язышу, телефоннан сөйләшү барышында даими рәвештә мәгълүматның хаклыгына инанып тору зарур. Ят кешеләр туганнар, дуслар, банк хезмәткәрләре, социаль оешма вәкилләре исеменнән эш итәргә мөмкин. Бер кат кискәнче, җиде кат тикшерергә кирәк!
– Ул-бу очракта, «02», «112» номерына шалтыратырга кирәк.
– Шәхси мәгълүматны теләсә кемгә (иң яхшысы – берәүгә дә!) бирмәскә.
– Нидер эшләр алдыннан сайтларны, интернет-сәхифәләрне яхшылап тикшерегез.
Зыян күрүчеләрнең социаль портреты
Зыян күрүчеләрнең 37 проценты – 30–49 яшьлекләр
26 проценты – 18–29 яшьлекләр
36 проценты – 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр
Алданучылар арасында хатын-кызлар күбрәк – 57 процент
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез