Газетага язылу

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыручыларның беренче нәтиҗәләре билгеле

1 июньдә бердәм дәүләт имтиханын тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары беренче нәтиҗәләрне ала башлады. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Россиянең 89 субъектында, шулай ук 49 илнең мәгариф оешмаларында тарих, әдәбият һәм химия буенча имтихан тапшырган катнашучылар ничә балл җыюларын белде. Бу фәннәр буенча БДИда катнашучыларның гомуми саны 231 895 кеше тәшкил итте.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, дәүләт йомгаклау аттестациясе системасы ышанычлы, өзеклекләрсез эшли. Аның сүзләренчә, нәтиҗә белән канәгать булмаганнарның апелляция бирү хокукы бар – ведомство һәр мөрәҗәгать объектив каралачагын гарантияли.

Мәгариф министрлыгында алдагы нәтиҗәләрне рус теленнән БДИ тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары алачак, дип өстәделәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре