Февральнең 26–28 көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак. Казанга Россиянең 48 төбәгеннән, шул исәптән, Татарстаннан татар авылларын саклап, яшәтеп торучы 900 ләп кеше җыелачак.
– Безне холдинг рәисләре, зур ширкәт, хуҗалыкларда эшләүче эшмәкәрләр кызыксындырмый. Алар өчен аерым форум бар, – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. – Иң зур делегация, гадәттәгечә, Башкортстаннан, ә иң ерак төбәктән килүче кунакларыбыз Красноярск краеннан һәм Әстерхан өлкәсеннән булачак.
Ул җыенның программасы белән таныштырды. Беренче көнне «Татар авылы: хуҗалык белән идарә итү алымнары, заманча эш юнәлешләре», «Терлекчелек: продукцияне җитештерүдән сатуга кадәр», «Игенчелек һәм бакчачылык: үсеш юллары» кебек темаларга фикер алышу мәйданчыклары эшләячәк. Икенче көнне катнашучылар Тәтеш һәм Апас районнарына барачак. Җыен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы пленар утырыш белән тәмамланачак. Шунда ук Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе дә эшләячәк.
Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры Фәрит Уразаев фикеренчә, авылны яшәтү һәм яшәртүнең бер ысулы – кооперацияләр.
– 10 ел элек Россиядә дә, Татарстанда да шәхси һәм фермер хуҗалыклары илдәге азык-төлекнең 52 процентын җитештерә иде. Быел 42 процентын әзерлиләр. Бу авылларның һәм фермерларның саны кимү, аларның картаюы турында сөйли. Авылларда үлем-китем шәһәрдәгегә караганда күбрәк, – диде ул. – Мондый шартларда нишләргә кирәк? Кооперацияләр, ягъни горизонталь элемтәләр булдырырга. Бер-беребезне эзләп табарга һәм бер-беребезгә ярдәм итәргә. Катлаулы чорларда иң ышанычлы бизнес ул – гаилә, нәсел бизнесы, авыл эчендәге кооперация, авыллар, төбәкләр арасындагы кооперация. Быел без форум алдыннан 6–7 төбәккә чыгып, татар фермерларын җыйдык. Аңа кадәр берничә татар авылына барып, тәҗрибәләрен өйрәнеп кайттык, өч буын (әби-бабай, әти-әни, бала-чага) кооперацияләре барлыкка килүен күрдек.
Мисалга Пенза өлкәсенең Әләзән авылын китерде ул. Анда мал үрчетеп сату белән шөгыльләнәләр.
– Мал җыеп кайтучылар – аерым, азык-төлекне китерүчеләр – аерым, сугымчылар – аерым, итне сатып җибәрүчеләр – аерым. Ягъни бу – авыл эчендәге кооперация. Һәм алар «авыл бетә», «эш юк», «яшьләр калмый» дигән сүзләр әйтми. Узган ел авылда 150 бала туган, 75 кеше бакыйлыкка күчкән. Бу тәҗрибәне безгә дә өйрәнергә кирәк. Үзебезнең Тәтеш районында да биш авыл арасында кооперацияләр оештырганнар. Делегатларга шуны күрсәтергә телибез, – диде Фәрит Уразаев.
Күргәзмәдә исә милли брендларны күрсәтә торган барлык товарлар булачак. Әйтик, Оренбург татар мамык шәлләре коллекциясе, милли бүрекләр тегүче гаилә. Болардан тыш, татар чәе, татар казы, татар аты токымы бренд буларак тәкъдим ителәчәк.
– Мин – авылда үскән кеше. Шуңа күрә авыл, татар бетәр дип курыкмыйм. Татар матур итеп яши белә. Россия буенча тенденцияне күзәтәбез. Кайбер өлкәләрдә соңгы 30 елда 2000–3000 авыл беткән. Әйе, Татарстанда да 16–50 кешелек 243 авыл бар. Соңгы 100 елда никадәрле татар авылы беткәнен без әле ачыклый алмадык. Моны әле өйрәнәсе бар, – диде Фәрит Уразаев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез