Газетага язылу

Без бел(мә)гән тарих: йолдызсыз батырлар кемнәр алар?

Татарстанның «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе, Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, теге яки бу сәбәпләр белән әлеге бүләктән мәхрүм калган якташларыбызны барлауны дәвам иттерә.

Без бел(мә)гән тарих: йолдызсыз батырлар кемнәр алар?

Шул җәһәттән оешманың җитәкчесе Михаил Черепанов белән директоры Сания Газизҗанова күптән түгел генә безне «Герои без звезд из Татарстана» дип аталган өр-яңа китап белән таныштырдылар.

«Хәрби Дан клубы» хезмәткәрләре әйтүенчә, китапка исемнәре кергән сугышчыларның олы бүләккә нинди батырлыклары өчен лаек булганнары турында документларда җентекләп язылган. Әмма алар шушы көнгәчә «яшерен» грифы астында сакланган. «Подвиг народа» һәм «Память народа» сайтлары белән халык бары тик соңгы елларда гына таныша алды. Ни кызганыч, без барыбер соңга калдык, чөнки күп геройларыбызның нәсел-нәсәпләре юкка чыккан. Булса да, ерак җирләрдә ятып калган бабаларының кем икәнлекләре онытылган.

– Китапта батырларның тәрҗемәи хәлләре генә түгел, бәлки инструкцияләр дә бирелгән. Аны кулланып, сугыштан кайта алмаган, хәбәрсез югалган якын кешеләрне табарга мөмкин. Без шулай ук китапка кушымта да ясадык. Анда бүләккә тәкъдим ителү турындагы документларының күчермәләре бирелгән. Әмма безнең максат – исемлек төзеп, китап чыгару гына түгел, ә бәлки аларның туганнарын да табу, документларны кулларына тапшыру. Бу җәһәттән Татарстанның һәр мәктәбендә Сугышчан дан музее булдырасы иде. Анда балаларга үз якташлары турында сөйләсеннәр иде. Без шундый 20 гаиләне таптык инде, аларга китаплар бүләк иттек, – ди Михаил Черепанов.

Бу кешеләрнең язмышлары бик төрле. Мәсәлән, Гарәпша Шаһимәрдановны алыйк. Сугышка кадәр ул Арча районында яшәгән. Укытучы булып эшләгән, партия әгъзасы булган, ике кыз үстергән. Фронттан капитан булып кайткач, гаиләсендә тагын өч малай туган, үзе авыл мәктәбендә директор вазыйфасын үтәгән. Сугыштагы хәлләр турында сөйли башласа, аңа авылдашлары, шыттыра дип, бик шикләнеп караганнар. Югыйсә ул зур батырлыклар эшләгән. 1945 елның апрель аенда Берлинны штурмлаганда аның разведка төркеме шәһәр урамына беренчеләрдән булып бәреп кергән һәм 50 гә якын немец белән өч туп расчетын юк иткән. Ике көннән соң төркем инде дошман тылында булган: 45 танкны кулга төшергәннәр, шул ук вакытта 60 фашистны юкка чыгарганнар. Ә 1 майда булган каты бәрелештә тагын берничә тупны һәм йөзгә якын фашистны юк иткәннәр. Михаил Черепанов әйтүенчә, кеше ышанырлык булмаса да, табылган документлар аның һәр сүзенең дөреслеген раслый. Ни кызганыч, аларны герой үзе генә күрә алмый. Клуб хезмәткәрләре документ күчермәләрен 2013 елда улы Илдуска тапшыра.

Эзтабарлар тагын бер геройның – Балтач районы Түнтәр авылыннан Харис Фәйзрахмановның – улына да бүләк ясыйлар. 1943 елда аның танк взводы, бер авылны азат иткәннән соң, фашистларны район үзәгеннән дә бәреп чыгара. Төп көчләр килеп җиткәнче, чигенмичә сафта кала. Дошманның 10 га якын машинасын, 70 ләп кешесен, бик куркыныч дип саналган «Тигр»ын юк итә. Үзләренеке дә һөҗүмгә дучар булгач, янган танк эченнән чыгып, 12 фашистны юк итәләр. Лейтенант Фәйзрахманов яраланган механик-йөртүчене сугыш кырыннан җилкәсенә салып алып чыга. Бу батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.

Белешмә

«Геройларның исемнәрен – туган җирләренә» проекты буенча эшләү барышында 1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма орден белән генә бүләкләнгән 300 якташыбызның исеме ачыкланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре