Актаныштан хәрби операциягә мобилизацияләнгән Илсур Фәнис улы Зәкиев сүзләре бу.
Яңа Әлем авылында 1983 нче елда туган, «Батырлык өчен» медаленә лаек булган бу батыр турында язып, мин дә бәйгедә катнашырга булдым.
Илсур махсус хәрби операциягә үз теләге белән 2023 елның 28 октябрендә киткән иде. «Илебезгә шундый куркыныч яный икән, без нишләп битараф калыйк? Барабыз һәм җиңеп кайтачакбыз!» – дигән видеолары авылдашлар төркемендә күпләрне җәлеп итеп, колакта гел яңгырап торды. Вакытлыча ялга кайту да насыйп булды аңа. Тик ялдан килүенә язмыш усал шаярту әзерләгән булып чыкты: сугыш хәрәкәтләре ветераны, Кавказда контракт нигезендә хезмәт итеп кайткан, 8 еллык хәрби хезмәт стажы булган Илсур Фәнис улы каты яралана. Көтмәгәндә аның ротасына заманча утлы корал – дроннар һөҗүм итә. Илсурны шартлау дулкыны бер читкә илтеп ыргыта. Күпләрнең гомерен саклап калган медицина взводы командиры, табиб Зәкиевкә бу юлы үз-үзен коткарырга туры килә. Луганск санчастенда дәваланганнан соң, аны Казанга озаталар.
«Конкурста катнашам», – дигәч, Илсур, серле генә елмаеп: «Сөйләшергә мин әзер», – диде. Сорауларга бик теләп җавап бирде ул. «Сез тәрбияче булгач, сорауларны күп бирәсез икән», – дип шаяртып та алды әле.
– Хәрби хезмәтне ни өчен шулкадәр яратасың, Фәнис?
– Мин үземнең туган җиремне, Россияне бик яратам, андагы законнарны хөрмәт итәм. Иң яхшы белем бирү системасы – бездә. Кечкенәдән телевизордан хәрби парадларны көтеп алып карый идем. Элек мәктәпләрдә НВП – башлангыч хәрби әзерлек дәресләре керде. Менә шуны кайтарырга кирәк, – дип җавап бирде ул.
Махсус хәрби операция башлангач, офицер йокыдан кала. «Кайчан повестка килер икән?» дигән уй аңа һич тынгы бирми. Авылдашларын, танышларын бер-бер артлы СВОга озаткан Илсурның җаны түзми. Бу юлы да хәрби комиссариатка, повестка сорап, үзе бара. Иртән ирекле рәвештә китәргә теләвен белдереп гариза яза, кичен исә юл капчыгына кирәк-яраклар җыя.
– Шулай итеп Казанга килү белән, өйрәнүләр үтмичә генә, мине 9 нчы ротаның икенче взвод командиры итеп билгеләделәр. Бер атнадан 9 нчы ротаның командиры итеп куйдылар. 15 ноябрьдә операция зонасына кердек. 4 сәгать чамасы чик аша уздык. Алгы позициягә эләктек без, – дип сөйли Илсур. Аны тыңлаганда, күз алдында кино карагандагы кебек бер-бер артлы картиналар җанлана.
– Яңгыр, пычрак, караңгы. Агач полосаларында бездәге кебек зифа буйлы каеннар түгел инде, кечкенә генә кәкрәеп беткән имәннәр, чабылмаган биек чүп үләне. Рота командиры буларак, взводларны урнаштыра башладым. Кинәт миннән 10 метр гына читтә мина шартлады. Бер егетемнең аягы өзелде. Шунда ук янына сикердем. Бөтен кеше кычкыра, нәрсә эшләргә белми. Мондый вакытта секундлар кадерле. Тиз генә жгут салып, авыртуны баса торган дарулар кададым, ярасын бәйләдем. Отделениедәге егетләргә урыннарыннан кузгалмаска боерам. Әгәр аяк басу белән шартлаган икән, бу мина участогы булырга тиеш, дип уйлыйм. Җир өсте яфрак белән капланган, штык белән чистартып, сукмак ясадым, аннан олы юлга кадәр солдатны алып чыктым. Аллага шөкер, анда «КамАЗ» машинасы очрады, тиз генә аягының өзелгән өлешен ботына бәйләп, егетне санчастька озатып җибәрдек.
Калганнарны тынычландырырга кирәк бит хәзер. Сукмактан взвод янына килүем генә булды, 2–3 метр читтә генә тагын мина шартлады. Аңыша алмыйм, чөнки бу шартлаулардан үземдә дә контузия. Тагын бер егетнең аягы өзелде. «Басып торган җирегездән аякларыгызны кыймылдатмагыз!» – дип кычкырам. Аны да нәкъ шулай беренче ярдәм күрсәтеп җибәрдек.
– Дошманнар ул зонаны 10 сантиметр саен миналаган булып чыкты. Кул белән кармалап сукмак салдым бит, бармаклардан 2–3 саниметр гына читтә миналар куелган булган. Аллаһы Тәгалә саклаган икән, дидем. Саперлар килеп чистарттылар.
Менә шушы вакыйгалардан соң якташыбыз Илсур Зәкиев «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Каушап-югалып калмыйча, тиз арада дөрес итеп беренче ярдәм күрсәткән Илсур медицина взводына җитәкчелек итә башлый.
Розалия Әгъләмова.
Яңа Әлем авылы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез