Без дә пионер идек…

– Хәзер сез зур кешеләр инде, сез – пионерлар, – ди укытучы апа, – пионерлар яхшы укырга, һәр яклап тәртипле булырга, өлкәннәргә, кечкенәләргә һәм бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш…

Без, башны түбән иебрәк, өлкән сыйныфта укучы комсомол апалар таккан кызыл галстукларга борын очы аша күз төшереп алабыз да башларны күтәрә биреп, гәүдәләрне төзәйтәбез. Өлкәннәр зурга чутлаганда, чынлап та зуррак булып күренәсе килә. Кайберләребез сиздермәскә тырышып кына аяк очына да баса.

Тантаналы җыелыш беткәч, юк сәбәпне бар итеп, мәктәп коридорындагы көзге алдына җыелабыз. Кызыл галстук классташлар муенында бик матур кебек күренә. Үзебездә дә шундыймы икән ул? Әйе. Матур икән. Октябрят значогы түгел инде, һәрхәлдә. Бер сыйныфка түбәнрәк укучы малайларга без чүт кенә югарыдан карыйбыз хәзер. Кайберләре буйга зуррак булсалар да, галстуклары булмагач, бала-чага гына кебек күренәләр. «Кит әле моннан, салага, аяк астында буталып йөрмә», – дип кенә җибәрәбез.

Пионер булу үсендерә торган нәрсә инде. Алар арасында әллә күпме геройлар бар. Лёня Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Зина Портнова… Алар турында әллә күпме кызыклы нәрсәләр сөйләгәне бар укытучыбызның. Ә октябрят нәрсә? Алар арасында бит хет бер генә Советлар Союзы Герое да юк. Без үзебезне геройларга тиң итеп тоябыз. Һи, без алардан да уздырып җибәрер идек әле геройлыкта. Жалкы, сугыш чыкмый. Әле кайчан чыгачагы да билгесез. Укытучы апа гына: «Тыныч тормышта да батырлыкка урын бар, – дип юаткан була. – Әнә бездә хезмәт геройлары! Үз эшен намус белән башкарган һәр кеше хезмәт батырына тиң». Без батыр булу өчен әллә нәрсәләр эшләргә әзербез, тик сыйныф җитәкчесе генә: «Сезнең төп эшегез – уку», – дип күңелне төшерә. Ә укыйсы килми.

Без тимурчылар отряды төзеп, өлкән яшьтәге әби-бабайларга ярдәмгә йөрибез. Бәрәңге утыртабыз, бакчаларын кәтмәнлибез. Ихаталарын җыештырабыз. Кызлар өйдәге эшләр белән булаша. Тырышабыз. Ләкин монда әллә ни батырлык күрсәтеп булмый. Җирне тирәнрәк, тизрәк казысаң гына инде. Яки күбрәк бәрәңге салынган капчык күтәрсәң. Тик аның өчен медаль дә бирмиләр, гәзиткә дә язмыйлар. Хәтта түбән очның Нәфисәсе дә мактап бер сүз әйтми, «Вәт дурак!» – дигәндәй елмаеп куя да күзләрен җиргә кадый. Ә үзенең бит очлары алсуланып чыга. Вәт шул Нәфисә алдында түшеңә медаль таксалар, ә!

Фермага да йөрибез. Бозаулар карашабыз. Кайчагында савымчылар янына барып, сыерлар кырабыз. Янбашына каткан тиресне тырмасыман кыргыч белән тазартып төшерәбез. пычрак эш инде үзе, әмма сыер чистарып, ялтырап кала. Сарык йоны алган чакларда да ярдәмгә чакыралар. Тик анда да әллә ни майтарып булмый, торып качмасын өчен сарыкка атландырып утыртып куялар да вәссәлам. Батырлык түгел бит инде бу…

Батырлык кылу теләге быргы һәм барабан тавышы астында марш атлап барганда бигрәк нык көчәя. «Взвейтесь кострами, синие ночи. Мы – пионеры, дети рабочих!» – дип җырлап җибәргәндә аеруча. Йөрәк дөп-дөп тибә. Күңелдә ярсу дәрт ургыла, хәрәкәтләр кискенләнә. Шуңа пионервожатыйның: «Будь готов!» – дигән сүзе ишетелүгә, бар ихласлыгыңны, күңелеңнең бар дәрманын кушып: «Всегда готов!» – дип җавап бирәсең. Һәм үзеңдә чиксез көч тоясың. Нәрсә кушсалар, шуны үтәргә, туган ил һәм халык бәхете өчен әллә нинди батырлыклар кылырга әзер син. Тик кушмыйлар гына. Их…

Хәзер пионер булуга карата төрле караш яши. Кайберәүләр аны идеологик тәрбия дип бәяли, кайберәүләр зомбилаштыру диюгә кадәр барып җитә. Нишләтәсең, тел сөяксез. Ә мин ул чорны сагынып искә алам. Безнең балачак бит ул. Ә пионерия – әкият иле. Үзенә күрә бер файдалы уен да. Совет иле безнең балачакны уенлы да, әкиятле дә иткән. Әнә шундый мавыктыргыч чаралар аша тәрбиягә дә нигез салган. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә. Кечкенәләргә ярдәм итәргә. Тиңдәшләреңә терәк-таяныч булырга. Туган илне яратырга. Хезмәт кешесенә зур ихтирам белән карарга. Боларның һәркайсы үзе бер юнәлеш бит, тәрбия өлкәсенең юнәлеше. Кешелек тормышының нигезе дияргә дә була. Пионерия безне кешелеклелеккә, кешеләр җәмгыятенең кадерен белеп, аның тулы канлы бер вәкиле булып яшәргә өйрәткән.

Шуларны уйласаң, сагынмаслык та түгел…

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре