Танылган татар шагыйрәсе, күп кенә җырлар авторы Эльвира Сафинаның ире Марат Сафин махсус хәрби операция зонасында һәлак булган. Кичә аны җирләгәннәр. Җирләү урыныннан фотоларны шагыйрә үзе социаль челтәрдә урнаштырган.
Эльвира Сафина иренең махсус хәрби операциягә үз теләге белән китүен хәбәр иткән.
«Дуслар, җылы теләкләрегез, кайгымны уртаклашуыгыз, аны шулай якын кабул итүегез өчен рәхмәт. Сез: “Ничек шулай килеп чыкты?” – дип сорыйсыз. Ул махсус хәрби операциягә үз теләге белән китте. Күрәсең, үз өлешен кертәсе килгәндер... Без хәтта аңлап та өлгермәдек: кичен әйтте, ә иртән китте», – дип язган ул.
Шагыйрә башта бу хәбәрне кабул итү авыр булуын да әйткән. Хәзер исә иренең язмышын Аллаһ шулай билгеләгән дип кабул итүен белдергән.
«Күрәсең, аңа анда һәлак булырга, герой булып бу дөнья белән хушлашырга язган булган. Дуслар, минем Маратымны гаепләмәгез. Ул искиткеч кеше иде! Җәннәттә урыны булсын», – дип язган Эльвира Сафина.
Ул шулай ук иренә бергә үткәргән бәхетле еллар өчен рәхмәтен җиткергән. Гаиләдә ике бала – уллары һәм кызлары үсә.
Эльвира Сафина – татар эстрадасы артистлары башкарган күп кенә популяр җырларның авторы. Шулар арасында Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей башкаруындагы «Матур-матур» җыры да бар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез