28 сентябрьгә каршы төндә һәм иртән Татарстанда томан көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Томан аркасында юлларда күрү мөмкинлеге сизелерлек начарланырга мөмкин. Шуңа күрә автомобиль йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә.
Җәяүлеләргә юлны җир өсте яки җир асты кичүләре аша гына чыгарга кирәк.
Моннан тыш, янәшәдәге өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтү, балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 112 номерына шалтыратырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез