Газетага язылу

Татарстан Роспотребнадзоры «швед өстәле»ндә агулану куркынычы турында кисәтте

«Барысы да кертелгән» системасы буенча ял иткәндә экзотик җиләк-җимеш, яшелчә, җирле ризыклар һәм төрле эчемлекләр тәкъдим ителә. Әмма алар белән бергә эчәк инфекцияләре китереп чыгаручы микроорганизмнар да организмга эләгергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Роспотребнадзоры искәртә.

Куркыныч чыганакларының берсе – еш кына бактерияле судан әзерләнә торган боз. Туңдырганда бактерияләр үлми, ә ашказанының җылы мохитенә эләккәнче «көтеп тора». Шуңа күрә санитар шартлары түбән булган илләрдә һәм төбәкләрдә ял иткәндә эчемлекләрне бозсыз сорау яки бары тик шешәдәге суны эчү киңәш ителә.

Майонез һәм каймак белән ясалган салатларга да аерым игътибар бирергә кирәк. Алар тиз бозыла торган ризыклар. Ә вакланган яшелчә һәм җиләк-җимешнең начар юылган яки пычранган су белән эшкәртелгән булуы ихтимал.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, мармитта, кайнар плитәдә яки җылытып тору җайланмаларындагы савытлардагы ризыкларны әзерләгән һәм өлешләргә бүлгән вакыттан соң өч сәгатьтән артык сакларга ярамый. Салкын кабымлыклар исә суытылган килеш, соус яки башка өстәмәләр белән болгатылганнан соң бер сәгатьтән артык торырга тиеш түгел.

Кунакханәдә агулану куркынычын киметү өчен, күз алдында әзерләнә торган ризыкларга – гриль, вок яки яңа пешкән камыр ризыкларына өстенлек бирергә киңәш ителә. Үзең чистарта ала торган бөтен җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне сайлау да куркынычсызрак.

Салатлар өчен үсемлек мае яки уксус кулланылган вариантларны сайлау яхшырак – алар сөтле һәм майонезлы салатларга караганда озаграк бозылмый. Шулай ук ризыкның температурасын күзәтергә кирәк: кайнар ризык кайнар килеш, салкын ризык боз өстендә яки суыткыч витринасында сакланырга тиеш.

«Швед өстәле»нә һәр кергән саен кулларны юарга кирәк. Кремлы десертлардан һәм озак вакыт тарату урынында торган сөтле ризыклардан баш тарту хәерле.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре