Бу вакыйга меңләгән гаиләгә кагылды. Күпләр улларын, ирләрен, әтиләрен махсус хәрби операциягә озатты. Алар бу сынауны ничек кичерә, нинди өмет белән яшиләр, бу вакыт аларны нәрсәгә өйрәтте? Сүземне шуннан башлыйсым килә. Мин Бөгелмә шәһәрендәге 7 нче гимназия укучысы Юнусов Самир Рамис улы булам. Сезгә үз әтием турында сөйләргә телим.
Моннан өч ел элек өлешчә мобилизациягә эләккән ир-егетләрне хәрби комиссариат ишегалдыннан озаттылар. Шулар арасында минем әтием Юнусов Рамис Хамәтшәриф улы да булды. Аңа 46 яшь иде. Сугышка китүен гаиләбезгә тыныч кына аңлатты:
– Мин янәдән армия тормышында булачакмын, алдагы яшәү дәверемдә хәрби бурычларны үтәргә һәм хәрби күнекмәләрне камилләштерергә туры киләчәк, – дип сүзен тәмамлады.
– Без әтиебезне якыннан белү сәбәпле, гаиләбез белән аны зур җаваплы эшкә алынуын аңладык. Әтиебез – зур ышанычыбыз һәм таянычыбыз. Өйдә әтинең сүзе һәрвакыт өстен, аның сүзеннән без беркайчан да читкә тайпылмадык. Ул – яраткан әтиебез, без гаиләбез белән аны өйдә көтәбез. Мин үзем дә әтиемнең башкалар кебек өйдә булуын теләр идем. Ләкин Ватаныбызны саклауның никадәр җаваплы эш икәнлеген мин аңлыйм. Безнең сыйныфта дустымның әтисе хәрби операциядән яраланып кайтты, аның әтисе – Славецкий Вячеслав Владимирович. Сыйныф җитәкчесе аның белән очрашу үткәрде. Вячеслав Владимирович күңелендәге җылы теләкләрен безгә җиткерде: «Мине тәрбияләп үстергән әти-әниемә, гаиләмә, якыннарыма, туган җирем – Бөгелмә шәһәренә, мәктәбемә рәхмәтем чиксез! Безне шулай көчле рухлы булырга өндәде».
Безнең 7 нче гимназиядә укучыларның әтиләре хәрби хезмәткә чакырыла башлагач, ата-аналар һәм укучылар арасында ярдәм-теләктәшлек эзләп, белгечләргә мөрәҗәгать итүләр күбәйде. Безнең мәктәп хәйрия чараларында бик актив катнаша. Мин фикеремчә, «Кешегә кеше кирәк» дигән шигарьне куллану урынлы булачак. Минем аларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Уллары, ирләре мобилизацияләнгән әниләр, хатыннарга аеруча авыр. Шундый катлаулы вакытта тормыш дилбегәсе үз кулларына гына калган гүзәл затларга ничек авыр уйлардан арынырга һәм барысы да яхшы булачагына өмет-ышанычны югалтмаска соң? Шуларның берсе – минем әнием Юнусова Олеся Таһир кызы. Минем әнием бик көчле рухлы, өметне өзми, безне дә тәрбияли, карый. Өч балалы әниебез эшен дә ташламый. Әнием – минем өчен сабырлык, ныклык үрнәге. Бу сүзләрне әнием еш кабатлый: «Гаиләдә тотрыклылык булса, хәрби хезмәттәге ир-егетләргә дә җиңелрәк булачак. Кайтыр урының, сине яратып-сагынып көтүче хатының, балаларың булуын белеп тору – сынмаска-сыгылмаска булыша торган, яшәүгә теләк уята торган көч ул. Ир-егетләргә, әтиләрегезгә мондый ышанычны бирү өчен хатыннарга, аналарга зур сабырлык һәм ихтыяр көче кирәк».
Билгеле булганча, күпләр көчле стресс, өметсезлек, депрессия халәтен кичерә, бу хәлләрне күңеле белән кабул итә алмаучылар да шактый. Түгәрәк тормышта яшәгән, әти-әниләре эштән, балалары бакча-мәктәптән кайткач гөрләп торган гаиләләргә бүген моңсулык иңгән, күңелләр билгесезлектән, алда ни буласын белмәүдән гаҗизләнә…
Сугышта безнең ярдәмгә мохтаҗ якын кешеләребез, курку белмәс батырларыбыз бар. Бөгелмә шәһәрендәге 7 нче гимназия командасының бер өлеше булуыма бик шатмын. Фронт өчен ярдәм җыярга ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерәм. Бездә бары бер теләк: исән генә була күрсеннәр, күрешергә насыйп булсын!
Мин үземнең әтием белән бик тә горурланам. Моның өчен минем кебек мәктәп баласына горурлану, сагыну, көтү, сабыр итү бик мөһим. Матур гына яшәгәндә ил өстенә килгән сынау күпләрне берләштерде, якынайтты һәм ерагайтты да. Кыскасы, якыннарның кадерен белергә өйрәтте. Якыннарын көтүче балаларның күңеленнән чыккан сүзләр бу. Аларда бер теләк: газиз кешеләре җиңү белән исән-имин өйләренә кайтсын иде! Без әтиебезне бик яратабыз, исән-сау җиңү белән кайтуын көтәбез. Без бервакытта да геройларны онытмабыз! Алар һәрчак безнең күңелләрдә сакланыр!
Самир Юнусов, 7 нче гимназия укучысы
Бөгелмә
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез