Казанда яшәүче Нурзия Сафиуллина бер елдан артык үзенә тиешле тернәкләндерү чарасын ала алмый. Ул безгә “ВТ”ның социаль битләрендәге сәхифәсенә хат язып салган иде. Анда үзенең II группа инвалид икәнен, дәүләттән тиешле тернәкләндерү чарасын ала алмыйм, дигән. Без аның үтенечен ачыкладык. Баксаң, Ләйсән ханым электрон сертификатын рәсмиләштермәгән. Хикмәт, бирмәүдә түгел, белмәүдә икән.
Моның өчен нишләргә соң? Россия Социаль Фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, әлеге сертификат бик уңайлы әйбер. Ул инвалидлыгы булган кешеләргә өйдән чыкмыйча гына тернәкләндерү техник чараларын (ТСР) сатып алырга мөмкинлек бирә торган яңа түләү алымы.
– Сертификаттан файдаланып, дәүләт хисабына протез, коляска, ишетү аппараты һәм башка төр тернәкләндерү чаралары сатып алырга мөмкин. Сертификат Россиянең теләсә кайсы банкының «Мир» түләү системасы банк картасына бәйле. Сертификатны куллану вакыты – бер ел. Көн саен кирәк булган куллану чаралары өчен (подгузниклар, биләүләр, кало- мочеприемниклар) 3 айны тәшкил итә, – ди ул. – Электрон сертификат мохтаҗларга тернәкләндерү чараларын сатып алуга аванс рәвешендә акча бирү өчен кертелде. Моңа кадәр инвалидлыгы булган кешеләргә фонд чыгымнарны тернәкләндерү чараларын сатып алганнан соң гына компенсацияли иде. Инвалидлар өчен мондый мөмкинлек сакланса да, электрон сертификат бу юнәлештә яңа мөмкинлекләр бирә, тиз арада түләүне гарантияли.
Электрон сертификат белән ИПРА, ягъни тернәкләндерү һәм абилитацияләү буенча шәхси программалары булган инвалидлар, эш урынында бәхетсезлек очрагы яки һөнәри авыру нәтиҗәсендә инвалидлык алган, зыян күрүченең тернәкләндерү программасы булган кешеләр файдалана ала. Сертификат алу өчен, Социаль фондның клиентлар белән эшләү хезмәтендә, Дәүләт хезмәтләре порталында яки күпфункцияле үзәк аша гариза бирергә кирәк. Гариза биргәндә, шәхесне раслаучы документ һәм «Мир» картасына бәйле банкның исәп-хисап реквизитларын күрсәтәсе. ТСРны медицина-социаль экспертиза нәтиҗәләре буенча инвалидлык төркеме бирелгән очракта төзелә торган инвалидны тернәкләндерү программасы буенча билгелиләр. ИПРАда медицина процедуралары, кирәкле техник чаралар турында һәм табиб киңәшләре язылган. Аны медицина-социаль экспертиза бюросы бирә. Электрон сертификат гариза биргән вакыттан алып биш эш көне дәвамында рәсмиләштерелә, аның турында мәгълүмат Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта күренә. Тернәкләндерү чараларын өйдән чыкмыйча гына, Дәүләт хезмәтләре порталы аша интернет-кибеттә дә файдаланырга мөмкин.
Әтнә районында гомер итүче Лилия Мөхлисуллина авыру бала үстерә. Ул электрон сертификатның уңай якларын тапкан инде. Сабые өчен ортопедик аяк киеме, матрас, коляскаларны шуның белән генә ала. Ә иң уңайлысы – электрон сертификаты булган кеше кирәк-яракны маркетплейслардан да сатып ала. Авыл кибетенә кадәр китереп тә бирәләр икән.
– Төрле чаклар була инде. Кайчак үзебезгә охшаганын алыр өчен өстәмә акча да түлим. Моның өчен картага акчамны салам. Шулай итеп, кыйммәтрәкне сайлыйм. Тик ул акча кире кайтарылмый, аны дәүләт компенсацияләми, – ди Лилия. – Башта бу электрон сертификат ерып чыкмаслык әйбер иде. Элеккечә генә алам, социаль фонд бүлегенә генә китерсеннәр дия идем. Ә хәзер уңайлыгыгын белеп алдым. Беренчедән, акча эзләп йөрисе юк, икенчедән бар да үз кулыңда, кайсын сайлыйсың, шуны алсың. Шуңа күрә физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә бер генә киңәш – вакытында рәсмиләштерегез!
САН
2025 ел башыннан Татарстанда яшәүчеләр электрон сертификат белән 2 595 техник тернәкләндерү чарасы сатып алган. Бу максатларга Социаль фондның Татарстан бүлеге 62 миллион сумнан артык акча юнәлткән. Сертификатлар ярдәмендә 300 дән артык төрле тернәкләндерү чарасы сатып алырга мөмкин.
Култык таягы рәсеме бн куярга була моны
ярау)
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез