Башкала базарларында җаның ни тели, шул бар. «ВТ» журналисты Проспект, Мәскәү, Колхоз базарларында булып, андагы бәяләрне белеште, бакча җимешеннән акча ясаучылар белән сөйләште.
«Сайланып тормыйлар»
Без беренче эш итеп Колхоз базарын урап чыгарга булдык. Биредә сатучы да күп, алучы да. Лаеш районыннан килгән 65 яшьлек Мәрьям апаның инде чөгендере дә, кишере дә өлгергән. Дөрес, ул чөгендере, карап торышка, сирәкләгәннән калганга да охшап тора. Әмма, ни гаҗәп, шуны алырга чират иде.
– Хәзер бит бөтен кешегә бакчада үскән кирәк. Күршеләремә кадәр миннән кереп ала. Соңгы өч елда бакчаны зурайттык әле. Алучы булганда, ник акча эшләмәскә, дибез. Бәрәңгене ике тапкыр утыртып, уңыш алабыз. Акчасы да күзгә күренә, – ди ул. – 24 мең сум пенсия алам. Аның белән әллә ни ерак китеп булмый. Ирем пенсиядә булса да, эшләп йөри әле. Өч көнгә бер сакка барып кайта. Сменасына 3 мең сум түлиләр. Калган көннәрне миңа булыша. Теплицабыз ел әйләнәсендә җылытыла. Әнә шуңа уңыш та мулдан бездә.
Мәрьям апаның өч кечкенә чөгендере – 50 сум, өч сарымсагы, өч суганы 100 әр сум. Кыярының килосын 200 сумга сата.
Аның күршесе Фирая апа Казанның Салмачы бистәсеннән килгән. Помидорлары өлгергән икән инде аның.
– Февраль аенда ашый идек инде. Эреләренең килосын – 350 гә, бераз кечерәкләрен 300 сумга сатам. Хәер, аласы кеше бәягә карап тормый ул. Ала да китә, – ди Фирая апа.– Ышанасыңмы, сеңлем, узган ел помидор-кыяр сатып 500 мең сум акча эшләдем. Бу бит минем кебек пенсионер карчыкка күктән төшкән байлык! Чәчәк үстереп хозурланып ятар вакыт түгел. Бөтен кешенең тәмле ризык ашыйсы килә. Бер генә бөртек тә химия сипмим. Ашлама да керткәнем юк. Бисмилламны әйтеп үстерәм. Үсентегә җылы кирәк аңа.
Тынычлык бистәсеннән килгән Рәзинә ханымга 52 яшь кенә. Гомер буе бакча җимеше сатып яшәгән. Кышларын да тик ятмый: заказга пәрдәләр тегә икән.
– Кыяр, помидор, борыч сатам. Болгар борычым да өлгерде. Әлегә берәүдә дә юк. Шуңа күрә берсен 80 сумга бирәм, – ди ул. – Бакчада үскән чәчәкләрне җыеп, 6 букет та алып килдем әле. Берсен 500 сумнан саттым. Алып бетерделәр. Күп кеше бездән яшелчәләр сатып ала да башка җирдә арттырып сата. Бакча белән азапланучысы сирәк аның.
Аның янында бөтнек, мәтрүшкә, чабыр үләне, суган кыягы, петрушка, салат сатучы ападан кеше өзелми. 15 минут эчендә 3 мең сум акча эшләп алдым, ди. Бер карасаң, ул саткан үлән-яфракларның бәясе дә зур түгел кебек, әмма тамчыдан күл җыела икән.
– Миндә бөтен әйбер – 50 сум. Башкаларныкыннан арзан булганга, шыпырт кына күләмен киметәм. Шуның белән отам да инде. Акчасы бик кадерле, – ди ул.
«Эчкә керсәң – акчага, тышта – бушка»
Мәскәү базарында бәяләр икеләтә кыйммәт. Яңа бәрәңгенең килосы Колхоз базарында 100 сум булса, монда 250 гә дә саталар. Авыл кешесе малга ашата торганы, заманча итеп әйткәндә, «Бэйби картошка»ның килосы – 200 сум. Без дә шунысын алырга булдык. Сатучысы Удмуртиядән үк килгән.
– Уалып китә, кабыгын да әрчисе юк. Юасы да майга салып пешерәсе, – ди үзен Владимир дип таныштырган абзый. – Без җиләккә йөрибез. Бакча артында гына каен җиләге сыгылып утыра. Әле каен себеркесе дә җыйдык. Казанга барасы булгач, бөтен нәрсәне төяп килдек. Себеркене донник үләне белән ясадым. Исе тәмле, файдасын белмим. Үзебез кулланмыйбыз аны. Ә менә сатып алучылар бик ярата. Берсен 200 сумга бирәм.
Владимир янында Крутушка бистәсеннән килгән Әлфинур апа виктория җиләге сата. Бәясен төшерми. Соңгы җиләкләр инде, ди.
– Быел җиләк чери. Әрәм булмасын дип, иренмичә базарга йөрдем. Әле бит безнең кебек әбиләргә монда килү дә җиңел түгел. Башта бер автобус белән, аннан икенчесенә күчеп утырасы. Шактый акча эшләдем. Өч чиләк җиләк алып килгән идем, килосын 450 дән саттым. 3400 сум акча эшләдем. Атна буе шулай йөрдем, – ди ул. – Кайбер кешеләр бәя төшерә, ә мин бер тиенгә дә киметмәдем. Аласы кеше сайланып тормый. Әле беркөнне бер кыз бала бөтен җиләгемне 5 мең сумга алып китте. Әй, сөенгәннәрем. Арада мәрхәмәтле бәндәләр дә очрап куя.
Әбекәй белән саубуллашып, уңга борылсак, без алган бәрәңгене 100 сумга сатып яталар. Эх, мин әйтәм, кыйммәтрәген ашарга язган икән! Монда базарның үз хикмәте.
– Без бит, кызым, эчтә тормыйбыз. Тышкы якта сату иткән кешедән акча алмыйлар. Ә эчтәгеләр урын өчен 2 мең сумнан артык түлиләр. Шуңа да бәяләре кыйммәт. Ә без тизрәк сатабыз да кайтып китәбез. Бүген бу урында мин, икенче көнне бүтән кеше, – ди кыяр сатучы Рәсим абый. – Теплицабыз җылы булгач, март башында кыяр ашый башладык инде. Башта авыл төркемендә саттым. Аннары кешеләрнең үз кыярлары өлгерә башлады. Бәя төште. Кабат базарга барырга кирәк, дидем. Күршем монда килеп чәчәк үсентеләре сата. Шуңа ияреп йөрим. Бензинына бераз акча бирәм. Әмма күңел сөенә: череп, шиңеп яткан төсле түгел инде. Акчасы кадерле.
«Журналист һөнәре дә җиңел түгел!
Проспект базары янында сату итүче Розалия апа әллә кайдан таный безне! «Ватаным Татарстан»ны алдыра икән. Мин эндәшкәнче үзе сөйли башлады.
– Без газета да яздырып укырга иренеп ятканда, сез, балакайларым, халык өчен дип тырышып йөрисез инде. Әле бит бөтен кеше белән уртак тел дә табарга кирәк. Без монда ике-өч сәгать эчендә талашып бетәбез, – ди ул.
Розалия апа Салмачы бистәсеннән килгән. Кура җиләге, карлыган сата. Бакча җимешләре бик эре аның. Сортлары шундый, ди.
– Минем монда сата башлаганыма 10 ел бардыр инде. Баштарак оялып тордым. Аннары күрше Гөлфәридә апага ияреп йөри башладым. Бакчабыз зур, утыртмаган әйбер калмады. Борчакка кадәр чәчтек. Анысын да бик яратып алалар. Әле менә иртә өлгерә торган сортын алып килдем. 1 литр чиләк борчакны 200 сумга бирәм. Алалар. Ә бит уйлап карасаң, ике-уч борчак кузагы керә инде. Менә акча кайда ул! – ди ул. – Һәр эштә дә тырышлык кирәк. Кичә кыяр саттым. Кайтып керсәм, кара карлыганым сыгылып утыра. Иртән кура җиләген дә, аны да җыеп алдым да монда килдем. Җиләк-җимеш күп ул быел. Үзебезгә дә кайнатмалар ясадык инде. Кара карлыганнан былтыр күп итеп компот та ясаган идек. Шикәр комы белән генә бутап туңдыргычка куйдым. Әле дә бар. Быел булганны сатам гына. Бер нәрсә дә ясамыйм.
Күршесе Гөлүзә әбигә 82 яшь икән. Мелисса, бөтнек сатарга чыккан. Бөтнегенең хуш исе әллә кайдан аңкып тора.
– Бакчамда үсә. Әллә ничә ел элек бер әбидән алып кайтып утырткан идек. Бөтен бакчаны басты. Үлән сатып та акча эшләп була икән, дип шаккатам инде. Гомер буе фабрикада тегү тектем. Пенсиям аз түгел, әмма булганны әрәм итиммени? Әле аякларым йөреп тора, хәлем бар, – ди әбекәй. – Узган атнада улым табибка алып барды. Тез башларым беткән. Улым табибка, өйдә утыртып булмый, дип зарлана. Ә ул мине яклап чыкты. «Әбекәй, тик торма, хәрәкәттә бул, чүбен дә ута, суын да сип. Йөрмәсәң, аягыңның рәте бетә», – ди. Менә хәзер тик торганым юк. Иртәгә кызыл карлыган җыеп алып киләм. Алалар анысын да. Стаканлап сатармын дип торам. Алай иткәндә, акчасы күп керә.
Метрога керер җиргәрәк атлыйм. Монда сатучының исәбе юк. Кем нәрсә сата ала. Берәүләр өй гөлләрен тезеп куйган, икенчеләр бакча чәчәкләре сата, чөгендер, кишер, редиска, суган, сарымсак, кыяр, помидор, күпме үлән акчага әйләнә. Чиратның иң зурысы Усадтан килгән Валентина ханым янында җыелган. Ул бакчасында үскән каен җиләген сата. Бер литрлы чиләккә 1 мең 200 сум сорый. Халык кырылып ала.
– Син янымда торганга шулай булды, ахры, ул, – ди ул. – Кичә сату авыр булды. Җиләк үсентеләрен почта аша кайтарткан идем. Быел бик күп булды. Бармак башы кадәр аның җиләкләре. Хуш исле үзе. Кайнатып куярга да, шикәр комы белән изәргә дә була. Көзгә кадәр җиләк бирә инде ул. Ничә сум акча эшләгәнемне әйтмим инде, күз тияр. Шөкер итә белсәң, артып та кала әле!
Казан базарларында бәяләр (сумнарда):
Кара карлыган (кг) – 450–500,
Кура җиләге (кг) – 500–550,
Крыжовник (1 литрлы чиләктә) – 250,
Кызыл карлыган (0,5 стакан) – 150,
Кыяр (кг) – 200,
Помидор (кг) – 300–450,
Сарымсак, суган, чөгендер (3 данә) – 100,
Борыч (данәсе) – 80,
Кишер (5 данә) – 150,
Бәрәңге (кг) – 80–250 сум.
Борчак кузагы (1 литрлы чиләк) – 200 сум
Бөтнек, мелисса, лимонник (төргәге) – 50,
Чамбыр үләне (төргәге) – 100,
Салат яфрагы, петрушка, кинза, суган кыягы, укроп (төргәге) – 50–100.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез