23 августта, Теләче районының Баландыш авылында “ “Блогерлар Сабан туе” узачак. Бәйрәм «Түгәрәк уен» этник чара кысаларында уздырыла.
Теләче районы башлыгы ярдәмчесе Раил Мараков әйтүенчә, “Түгәрәк уен” дүртенче, “Блогерлар Сабан туе” икенче мәртәбә үтәчәк.
– Баландыш авылында бик тырыш халык яши. Шуңа да без бу бәйрәмне шушы авылда уздырырга уйладык. Максатыбыз – әлеге чара аша халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли уеннарны оныттырмау, – ди ул.
“Теләче-Информ” матбугат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин исә, мондый зур бәйрәмне уздырырга мөмкинлек биргән барлык җитәкчеләргә рәхмәтен җиткерде.
 – Бездәге бәйрәмдә башка җирдә булмаган уеннар үткәреләчәк. Узган ел килеп кушылган “Блогерлар Сабан туе”да бәйрәмнең дәрәҗәсен күтәрде. Чарага килүчеләр артты, – диде ул. – Безнең чарабызны Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең җырлары белән бизәячәк. Бу бәйрәмдә район газетасына язылучылар арасында ике кешелек юллама да уйнатылачак.
Әлеге бәйрәмдә «Ватаным Татарстан» да бүләкләр өләшә. Бу хакта газетаның баш мөхәррире Илназ Фазуллин сөйләде.
– Без биш бүләк әзерләдек. Бәйрәмгә милли киемнән килгән ир-ат, хатын-кыз, бала, гаилә һәм блогерга бүләк бирәчәкбез. Анда фотограф эшләячәк. Милли киемнән килгән кешеләр фотога төшә торган урынны эзләп табып, фотограф янына килергә тиеш. Аннары шул фотолар аша без җиңүчеләрне ачыклаячакбыз, – диде ул.
Сабантуе тәкәсез булмаячак. Ат чабышы да, милли көрәш тә булачак. Көрәшеп җиңүче блогерга исә тәкә бирәчәкләр.
“Блогерлар Сабантуе” 13.00 сәгатьтә башланачак. Килгән кунаклар яратып күзәтеп бара торган танылган блогерлары белән фото-видео төшә алачак, бергәләшеп уеннарда катнашачак, популяр артистлар һәм блогерларның чыгышларын караячак!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез