Газетага язылу

Бөек Җиңүнең 81 еллыгын каршылап: Казан автобусларында сугыш турында шигырьләр яңгыраячак

9 май бәйрәме алдыннан шәһәрнең 50 автобусында ике минутлык видеороликлар күрсәтеләчәк. Видеоязмаларда сәламәтлеге чикле балалар Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр укый, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

«Җиңү көне белән бәйле автобуслар» проектын «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы «2 нче номерлы пассажир автотранспорт предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесе ярдәме белән гамәлгә ашыра.

Әлеге роликны әзерләүдә 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге 15 бала катнашкан. Алар Роберт Рождественский, Александр Твардовский, Андрей Усачев һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен өйрәнгән. Әзерлек берничә атна дәвам иткән: балалар белән остазлар һәм ата-аналар шөгыльләнгән.

Һәр ролик ике минут чамасы дәвам итә. Пассажирларга уңайсызлык тудырмас өчен видеоязма тавышсыз тәкъдим ителә – шигырьләр субтитрлар рәвешендә яңгырый, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы.

Проект «Сүз көче» дип аталган сөйләм осталыгы бәйгесенең бер өлеше булып тора. Чараны оештыручылар үсешендә үзенчәлекләр булган балаларның тарихны тирәннән аңлауларын һәм иҗтимагый тормышта башкалар белән бертигез дәрәҗәдә катнаша алуларын күрсәтергә теләгән.

«Без еш кына үзенчәлекле балалар үз дөньясында яши дип уйлыйбыз. Ләкин сугыш турындагы шигырьләр аларның һәркайсының күңелен нечкәртте. «Алар һәм без»нең арадагы чикләрне юк итү – безнең төп максатыбыз. Бу балаларның тавышы Җиңү көнендә барлык пассажирлар тавышы белән бергә шәһәр буйлап яңгыраячак», – диде проектның сәнгать җитәкчесе Зөлфия Курамшина.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре