Глобаль икътисадның зур кризиска кереп баруының бер билгесе – алтынга бәяләр үсә. Дүшәмбе көнне бер трой унциясе алтынның фьючерс бәясе 3150 долларга җитте. «Российская газета» сишәмбе санында үзәк банкларның, Америка дәүләт әҗәтен сатып, резервларына алтын запасы туплауларын хәбәр итә. «Коммерсантъ»та Трамп үткәргән сәясәт нәтиҗәсендә АКШ икътисадында түбәнәю көтелүен, алтын бәясенең 3300–3500 долларга кадәр үсү ихтималлыгын яза. Трампның төп реформаторларыннан берсе булган Маск компаниясе Tesla акцияләре, 2024 елның декабрендә иң югары ноктага ирешкәннән соң, 45 процентка түбән тәгәрәде. Дөнья бизнесы тарихында мондый хәл булганы юк иде әле.
2 апрельдән Трамп барлык илләрнең товарларына да масштаблы пошлиналар кертә. Бу уңайдан Еврокомиссия Европа базарын Америка товарлары өчен өлешчә ябарга җыена. Pais – Испаниянең иң күп укыла торган газетасы – кайбер илләрнең, Вашингтоннан куркып, Брюссель карарларына буйсынмавы ихтималлыгын яза. «Трамп бердәмлекне җимерә алса, Евросоюз һәлак булачак», – дигән фикер китерә.
Европа илләре үзләрендәге Трамп тарафдарларын эзәрлекләү компаниясен җәелдерә. Хакимлекне үз кулларында тотучы лидерлар Трампка симпатия белдерә торган уң партияләрнең – яңа фашистларның сайлауларда җиңеп чыгу ихтималлыгынан курка. Парижда француз уңнары лидеры Мари Ле Пенны кулга алдылар. Аны Европарламент акчасын урлауда гаепләделәр һәм ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр, аңа тагын ике ел электрон беләзек киеп йөрергә туры киләчәк. Иң мөһиме: Ле Пен 5 ел дәвамында дәүләт органнарына сайлана алмаячак.
Мондый ат йөрешен Европада беренче булып Румыния үткән ел ясады. Алар сайлауның беренче турында җиңеп чыккан ультрауң сәясәтчеләре Джорджескуны гаепләп, сайлану хокукыннан мәхрүм иттеләр. Халык моңа протест белдереп карады, әмма масштаблы фетнә белән бернигә дә ирешә алмады. Әмма сайлаучылар хакимиятләрдән үзләренчә үч ала: Президент сайлавы алдыннан Румыниядә Джорджескуга караганда да радикальрәк кандидат Джордж Симион лидерлык итә. Аналитикларның берсе бу хәлләрне: «Без киләчәк Бөтендөнья сугышы алды хәлендә», – дип бәяләде.
Трамп зур икътисад мәтәлчеге алдыннан халыклар игътибарын Иран тирәсендә киеренкелекне үстереп, читкә юнәлтергә тели. «Иран килешүгә бармаса, аны моңарчы беркайчан да күрмәгән бомбага тоту көтә», – дип белдерә. Tehran Times газетасы моңа җавап итеп: «Бөтен Иранда ракеталар ату җайланмаларына урнаштырылды һәм АКШ киеренкелекне үстерсә, атарга әзерләр», – дип яза.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез