25нче мәртәбә оештырылган Федераль Сабан туен быел Саха (Якутия) Республикасы кабул итте. Меңләгән чакрым юл узып килгән кунакларга татар һәм якутның гореф-гадәтләрен күрсәттеләр, җирле халык исә озын чиратка басып шулпа белән пылаудан авыз итте. Ике мәдәният кушылган бәйрәмнең көрәш бәйгесе дә үзенчәлекле тәмамланды: баш батырга тәкә урынына болан тапшырдылар. Батыр кайтты, боланы Якутиядә калды.
Төньяктагы Түбән Кама авылы
Сабан туен шәһәрнең Комсомол мәйданында оештырдылар. Стадионы да, паркы да шунда урнашкан. Аларында бәйге-ярышлар узды. Төп мәйданда исә бәйрәм сәхнәсе, күргәзмәләр, берничә йорттан торган татар ишегалды урын алды. Анысын Түбән Кама районы әзерләгән. Йортларны Якутскига кадәр 10 көн алып барганнар. Биредә Сабан туе кунакларына татар авылы тормышын күрсәттеләр. Шул исәптән, солдат каршы алу бәйрәмен дә. Елы шундый чөнки. Кәрҗин үрүчеләр, чигүчеләр, токмач кисүчеләр, чәк-чәк һәм коймак пешерүчеләр яныннан да халык өзелмәде.
Халык дигәннән Сабан туе барлыгы 50 мең кешене бер мәйданга туплады. Милли бәйрәмгә илнең 29 төбәгендәге милләттәшләребез җыелды. Татарстаннан берничә очкычка утырып, оештыручылар, артистлар, аш-су әзерләүчеләр, язу-сызучылар, спортчылар һәм башкалар килде. Чаралар күп булды һәм алар бәйрәмгә кадәр үк башланды. Якутиядән еракларга китеп Сабан туена дип атап кайткан милләттәшләребезне очраттык. Ә Фәрит хәзрәт Миңгалиев абыстае белән Иркутскидан кадәр килгән. “Бәйрәм күрергә дип атап килдек. Бездә дә уза Сабан туйлары. Районнарда да, өлкәнеке дә, – дип сөйләде ул. – 30 мең татар яши Иркутскида. Күбесе минем кебек шунда туып-үскән кешеләр. Ә безнең тамырлар исә Актаныш районына барып тоташа. Әти Иркутскига Сталин вакытында ук чыгып китә”. Әлбәттә, үзе теләп түгел.
Чәк-чәк белән кымыз янәшә
Бәйрәмнең төп өлеше мәйданга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Саха Республикасы башлыгы Айсен Николаев килеп кергәч башланды. Татарның чәк-чәге, русның каравае янында аларга якут кымызын да тәкъдим иттеләр. Аннары алар якутларның Алгыз йоласында катнашты. Мәгънәсе бәхет һәм бәрәкәт сораудан гыйбарәт. Ураса дип аталган чатырга кереп чыккач, Якутиядә яшәүче милләттәшләребезнең хәл-әхвәлен белешкәч, кунаклар татар ишегалдына юл алды.
Төп сәхнәдә күрсәтелгән тамаша янә ике милләтнең дуслык бәйрәменә әверелде. Кунак һәм җирле артистлар хезмәт кешесенең тырышлыгына дан җырлады. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында ике милләтнең бик күп уртак яклары барлыгын искә төшерде, быелгы федераль Сабан туеның Саха (Якутия) Республикасында узуының аерым мәгънәгә ия булуын әйтте. “Сезгә, Айсен Сергеевич, республикада яшәүче татарларга игътибарыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Бүгенге Сабан туенең җирле татарлар белән Себер һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез арасында тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итәсенә ышанам», – диде Татарстан Рәисе.
Айсен Николаев исә Сабан туен Якутскида уздыру фикеренең 2002 елда барлыкка килгәнен искә төшерде. Ул Якутия һәм Татарстан арасында күп гасырлык бәйләнеш барлыгын әйтте. Телдә, мәдәнияттә һәм тарихта уртак яклар бик күп. “Биредә татарлар инде 400 елга якын яши һәм республиканы үстерүгә өлеш кертә”, – диде ул. Тантана ахырында исә киләсе елда федераль Сабан туеның кайда узасын игълан иттеләр. Федераль бәйрәм билгесе Тулпар атны Омск өлкәсенә тапшырдылар.
Чират белән ашау
Ә бәйрәм кызды. Чүлмәк тә ваттылар, капчык белән дә сугыштылар, утын да кистеләр, көянтә белән су да ташыдылар. Шашка уйнаучылар да күп булды. Якутиядә спортның бу төре бик популяр санала икән. Шулай да иң күп халык ашау-эчү тирәсендә булды. Шулпа һәм пылаудан авыз итү, чәй эчү нияте белән яртышар сәгать чират торырга әзер иде бәйрәм кунаклары. Аларның күңелен күрү өчен Татарстаннан зур казан һәм 300 литрлык самавыр алып килгәннәр. Тагын бер зур чират ак сакаллы шаман янында җыелды. Күбесе хатын-кызлар. Якут ханымнары янында калфаклы апалар да күренде. Ерак җирдә нинди теләк теләгәннәрен сораган идек, әйтмәделәр.
Сабан туеның күрке – көрәш. Якутскида узган бәйрәмдә аның янына мас-рестлинг, ягъни таяк тартышу да өстәлде. Якутлар аны “мас тардыhыы” дип йөртә, милли спорт төрләре арасында зур урын алып тора ул. Нинди зур игътибар бирелгәнен чамалау өчен берничә мәгълүмат: Саха (Якутия) башлыгы Айсен Николаев – республикадагы федерациянең мактаулы президенты, ә халыкара оешма 60тан артык ил вәкилен берләштерә, төрле кыйтгаларда бәйгеләр оештыралар. Көрәш һәм мас-рестлинг бәйгеләрен ике республика башлыклары да барып карады.
Сабан туенда узган мас-рестлинг бәйгесе иң танылган спортчыларны җыйды. Иң көчлесенә 2 миллион сумлык вездеход тапшырдылар. 6 үлчәү авырлыгында 70 егет бил алышкан көрәш бәйгесенең батырын исә Татарстан Рәисе исеменнән “Лада Гранта” белән бүләкләделәр. Ә җилкәсенә тәкә урынына болан баласы салдылар. Дөрес башта озак кына аягын бәйли алмый азапландылар. Якутларның көрәшче спорт министры тотынгач кына, очына чыга алдылар. Аннары Зәй батыры Радик Сәлахов сәхнәгә чыгып җиңү шатлыгы белән уртаклашты. Кул чаптылар, озак китеп фотога төштеләр. Радикка да, боланга да җиңел булмады, шуңа күрә мөгезле хайванны җиргә яткызырга туры килде. “Бу – иң еракка барып яулаган җиңүем булды. Шунысы белән кадерле. Болан бүләк иткәннәре юк иде әле”, – диде быел Болгарда узган бәйгедә һәм Зәй Сабан туенда батыр калып машина откан көрәшче. Гадәттә Радик тәкәләрне машинасына салып алып кайтып китә. Аэропортка килгәндә исә янында боланы юк иде. Якутскида калдырырга булганнар. Болан гына түгел, бик күп истәлек һәм хатирә калдырып китте Татарстан кунаклары ерактагы, әмма якынайган Якутиядә..
Белешмә
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматларына караганда, Саха (Якутия) республикасында татарлар саны 4 262 кеше тәшкил итә. Татарлар халык саны буенча алтынчы урында һәм күбесенчә Якутск шәһәрендә, шулай ук Алдан, Амга, Мирнинск һәм Олекминск районнарында яшиләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез