Үткән атнада Трампның Иран белән килешүгә ирешү турындагы белдерүе нәтиҗәсендә баррель бәясе түбәнгә сикерде. Вашингтондагы Ак Йорт хуҗасы социаль челтәрдә фарсыларның баетылган уранны Америкага тапшырырга риза булулары, шул уңай белән сугыш хәрәкәтләренең тукталачагы хакында язып, икътисадый вазгыятьне бер мизгелдә 180 градуска үзгәртте.
Чынлап та, вазгыять башта Трамп вагъдә иткәнчә бара төсле иде. Фарсылар Һүрмүз бугазын кыска гына вакытка ачып алдылар, әмма Вашингтонның диңгез блокадасын туктатырга җыенмавын күргәч, яңадан бикләделәр. Уранны Америкага тапшыру идеясе дә Трампның виртуаль дөньясында туган хыял гына булып чыкты. Тәһран җитәкчелеге: «Җиңү социаль челтәрләрдә язып яуланмый», – дип, Трамптан көлде. Исламабадтагы сөйләшүләрнең яңа раунды өзелү куркынычы астында калды. Иран ягы америкалылар куйган таләпләр белән килешмәчәген әйтеп, сөйләшүләрдә катнашудан бөтенләй баш тартты. Баррель бәясе яңадан өскә сикерде, каршы яклар үзара янау стиленә күчте. Трамп яңадан Иранның инфраструктурасын тулысынча җимерергә вәгъдә итә, фарсыларның Tasnim агентлыгы: «Иран, сөйләшүләрнең дәвам итүенә караганда сугыш сценарие ихтималы күбрәк, дип саный. Шуңа күрә соңгы ике атнада үткәрелгән торгызу һәм әзерлек эшләреннән соң, онытылмас тәмуг сәгатьләре оештырырга әзер», – дигән белдерү элде. Хәл америкалыларның, Иранның бер сәүдә корабына һөҗүм итеп, аны кулга төшерүләре белән кискенләште.
Планетада икътисадый хәл авырая бара һәм Вашингтон сәясәтеннән ризасызлык дулкыны үсә. Бразилия Президенты Лула да Силва, америкалыларның һәм көнбатышлыларның һәрвакытта да ялган сылтаулар белән сугыш башлауларын искә төшереп, «акылдан язган хәрбиләр»не туктатуны таләп итте. Австралия парламентында «Яшелләр» партиясеннән сенатор Ник Макким Трампны «фашист һәм хәрби җинаятьче» дип атады, Австралия хакимиятләрен АКШ һәм Израильгә сукырларча тәлинкә тотуда гаепләде. АКШның үзендә дә Трамп рейтингы яңа минимумнар яулый.
Үткән ялда Болгариядә парламент сайлавы үтте. Сайлауда элекке Президент, Россия тарафдары Румен Радев партиясе җиңү яулады. Ул Украинага ярдәм күрсәтүгә каршы, Россиягә санкцияләр кертүне дә якламый. Израиль матбугаты аның җиңүе турында: «Болгар «Орбан»ы триумф белән хакимлеккә кайта», – дип яза.
Мексиканың оборона министры наркокартельләр кулындагы коралның 20 проценты – Израильнеке, 80 проценты АКШныкы булуын әйтте. Кытай сәясәтчесе Цзян Сюэцинь фикеренчә, Мексика наркокартельләре Үзәк разведка идарәсе һәм Израиль армиясе белән берлектә хәрәкәт итәләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез