Газетага язылу

Большаков Миңнехановның Лаоска сәфәренә карата фикерен белдерде

Азия илләре белән мөнәсәбәтләрне үстерү Россия икътисады һәм Татарстан өчен яңа перспективалар ача. ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Лаоска эшлекле сәфәре бу хезмәттәшлекне ныгыта ала.

Сәясәт фәннәре докторы, КФУ профессоры Андрей Большаков «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Татарстан – Азиягә йөз тота. Икътисад үсешендә беренчелек - Азиядә. Әгәр без Азия белән дус булсак, аның белән хезмәттәшлек итсәк, моның Россия һәм аның төбәкләре, барыннан да элек Татарстан өчен перспективасы зур дип уйлыйм», – дип билгеләп үтте Большаков.

Эксперт Миңнехановның Лаоска беренче тапкыр баруына, ләкин аны югары дәрәҗәдә кабул итүләренә игътибар юнәлтте. Аерым алганда, республика Рәисе Лаос Премьер-министры Салэмсай Коммасит һәм Премьер-министр урынбасары, Лаос финанс министры Сантипхаб Фомвихан белән очрашты.

Элемтәләрне үстерү механизмнарының берсе буларак, Миңнеханов Россия-Лаос Хөкүмәтара комиссиясенең утырышын Татарстанда үткәрергә тәкъдим итте. Бу республикага Лаос эшкуарлары делегациясен җәлеп итәргә һәм яңа эшлекле элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре