Газетага язылу

«Бөтен гаилә белән сайлауга!» фотоконкурсы кысаларында уйнатылган 25 нче смартфон иясе билгеле

«Бөтен гаилә белән сайлауга!» фотоконкурсы кысаларында 25 нче iPhone 17 иясе Денис Басариев булды. Җиңүчене телемарафонның туры эфирында очраклы саннар генераторы ярдәмендә билгеләделәр.

«Иртәнге сәгать 11 га бездә 92 119 катнашучы бар. Хәзер без туры эфирда рандомайзерны – санны очраклы рәвештә сайлаучы сервисны эшләтеп җибәрәбез», – дип сөйләде конкурсның телетапшырулар алып баручысы Артур Кортес.

Җиңүче булып, Денис Басариев билгеләнде. Аның басмасын һәм аккаунтын конкурсның барлык шартларына туры килүен тикшергәннән соң, катнашучыны җиңүче дип игълан иттеләр.

Бүген Татарстанда соңгы 11 iPhone 17 уйнатыла. Узган ике көн эчендә конкурсның 22 катнашучысы смартфон иясе булды.

Моннан тыш, кич белән ике Sollers ST8 автомобиле уйнатылачак. Аларның берсен 19 сентябрьдә уйнатырга тиешләр иде, әмма җиңүченең конкурс кагыйдәләренә туры килүен тикшергәннән соң, нәтиҗә гамәлдән чыгарылды. Ике автомобиль Салават Фәтхетдинов чыгышыннан соң уйнатылачак.

Тавыш бирү көннәрендә Татарстанда #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фотобәйгесе уза. Анда катнашучылар смартфон һәм автомобильләр ота алачак. Катнашу өчен сайлау участогы янында гаилә белән фотога төшәргә һәм аны #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштегы белән «ВКонтакте»дагы сәхифәгә урнаштырырга кирәк. Төп бүләкләр «Яңа Гасыр» телеканалында «Бөтен гаилә белән сайлауга!» телемарафоны вакытында уйнатылачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре