Бөтендөнья татар конгрессы милләттәшләребезне географик чикләр аша түгел, ә нәкъ менә тарихи елгалар буйлап берләштерүнең уникаль форматын башлап җибәргән. «Су юлы – юл күрсәткеч», диләр алар. Проект 2030 елгы җанисәпне күз алдында тотып булдырылган. Татарларның яңа экспедиция-конференцияләре кая илткәнен һәм нинди уртак тамырларны барлавын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов сөйләде.
«Без Удмуртия татарлары дип сөйләшәбез, чынлыкта Иж елгасы Удмуртиядә башлана, аннары Әгерҗе районына килеп керә, шунда Камага коя. 3 көнлек гамәли конференцияләр сериясен башлап җибәрдек, беренчесе – «Иж буе татарлары» булды. Беренче көнне без Ижауда, икенче көнне Әгерҗедә, өченче көнне Менделеевскида булдык.
Бераздан без «Зөя буе татарлары» дигән конференциягә чыгып китәбез, ул конференция Ульяновск шәһәрендә башлана. Зөя елгасы Зөя Башы дигән татар авылында башлана. Әлеге авыл атаклы Акчуриннарның туган авылы, аларның токымы шушы авылдан башлана. Зөя Башы авылында – Ульяновск, Буа һәм Кайбычта булачакбыз. Елгалар аша милләтебезне берләштерүнең юлларын эзлибез», – дип сөйләде ул.
Быел тагын бер конференция көтелә: ул «Нократ буе татарлары» дип атала. Әлеге юнәлеш Киров, Нократ Аланы һәм Мамадыш шәһәрләрен үз эченә алачак.
«Мондый елгаларбыз – җидәү. Киләчәктә әле шундый ук «Агыйдел буе татарлары», «Чулман буе татарлары» кебек конференцияләребез булачак», – дип искәртте оештыручылар
Конференцияләрдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең һәрбер институтыннан галимнәр катнашачак. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Археология институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре төрле авыллар тарихларын барлаячак һәм яңа мәгълүмат туплаячак.
«Җирле галимнәр һәм төбәкчеләр әлеге авылларда бүгенге көндәге хәлләр турында сөйләячәк. Татарда су образы бик көчле, ул туплаучы образ. Зөя елгасын алабыз икән, без аның барлык култыкларын исәпкә алып эш итәбез, ул чыннан да бик үзенчәлекле елга. Идел Себердән – Көнбатышка, кыйблага акса, Зөя аңа каршы ага. Бу Евразия континентында капма-каршы агучы бердәнбер елга, табигатьнең хикмәте. Әлеге конференцияләр безнең шәхесләребезгә дә багышланачак. Әлеге шәхесләрне зурларга һәм алар хакында халыкка җиткерергә тиешбез», – дип сөйләде Татар эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Уразаев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез