Казанда уза торган БРИКС Уеннарының икенче көнендә Россия спортчылары 24 алтын медаль яулады.
Ил данын яклап чыгыш ясаучы спортчылар алтын медальгә синхрон йөзү, спорт гимнастикасы, ушу, самбо, каратэ, ишкәк ишү, теннис буенча ярышларда катнашып ия булды.
Искәртеп үтик: Уеннар 23 июньгә кадәр дәвам итә. Спортчылар спортның 20дән артык төре буенча көч сынаша. Ярышларда 97 ил вәкиле катнаша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез