Газетага язылу

Бу – нинди сүз: буллинг

Тормыш үзгәрә, шуның белән бергә телебезгә дә яңа сүзләр, яңа төшенчеләр килеп керә. Бу бигрәк тә тормыш-көнкүрешнең гомуми якларына – һәркем күргән-белгән, һәркем кулланган яңалыкларга, техника, кием-салым, азык-төлек, күңел ачу кебек тармакларга карый. Ә ул сүзләр каян килеп чыга да ничек ясала соң? Әлеге сорауга җавапны «Бу – нинди сүз?» дип аталган яңа сәхифәдә эзләячәкбез.

Бу эштә безгә Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәридә Таһирова ярдәм итәчәк.

Буллинг

Коллективта кемдер кыяфәте, килеш-килбәте, үзен тотышы яки ниндидер башка сыйфаты белән башкалардан бераз аерылып торса, гадәттә аңа карата аерым бер мөнәсәбәт барлыкка килә. Бу мөнәсәбәт психологик басым ясау, төрлечә эзәрлекләү, ачыктан-ачык физик агрессия рәвешләрен ала башласа, аны буллинг дип атыйлар. Буллинг сүзеннән тыш, бу күренеш һәм аның төрләренә бәйле тагын әллә ничә термин бар: хейзинг, моббинг, троллинг, газлайтинг һ.б.

 

Буллинг инглиз телендәге bullying сүзенә барып тоташа. Рус теленә күп кенә сүзлекләр аны запугивание («куркыту, өркетү») дип тәрҗемә итә. Төрле очракларда, төрле контекстларда задирать, тиранить, издеваться, донимать, измываться, тиранизировать, устрашение, дедовщина һ.б. күп кенә сүз кулланышта йөри. Википедия исә аны травля сүзенә кайтарып калдыра. Травля сүзе башта аучылар теленә хас булып, киек аулауның бер ысулын белдерә. Ул киек эзеннән этләр җибәреп, эзәрлекләп, аны (яки аларны) эзләп табу, куып, бер урынга кысрыклап, өердән талату, тотып яки атып алудан гыйбарәт. Буллингның асылы да шушы ауга охшаш булганга күрә, бу сүз психология өлкәсендә кулланыла башлаган. Соңрак буллинг сүзе икътисадый, хокукый, хәрби термин буларак та таралган.

 

Әлеге сүз гомуми халык теленнән ерак, ул психологиянең тар бер тармагына караган төшенчә булып тора. Шуңа күрә аның куллану даирәсе дә чикле булырга тиеш. Татар телендә буллинг сүзен куллануның урынлылыгына килгәндә, безнең фикеребезчә, бу төр сүзләрнең үз тармагына караган әдәбиятта кулланылуы дөресрәк булыр. Ә аның мәгънәсен белдерү өчен татар әдәби телендә башка сүзләр дә бик күп: эзәрлекләү, бәйләнү, мыскыллау, җәберләү, куркыту, кимсетү, кыерсыту, каныгу, кагу һ.б.

 

Гомумән, контекстка, стильгә, аудиториягә туры килү-килмәвен аңламый торып, алынмаларны кирәкмәгәнгә дә кертеп җибәрү телне баету ысулы була алмый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре