Бу эштә безгә Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәридә Таһирова ярдәм итә.
ХАКЕР
Компьютер кулланучылар арасында, белгеч булмасалар да, хакер сүзен ишетмәгән кеше юктыр, мөгаен. Аның мәгънәсен дә күпләр чамалыйдыр.
Хакер сүзе беренче чиратта «компьютер программаларын сынау, тикшерү һәм үзгәртү белән шөгыльләнүче югары класслы белгеч» мәгънәсен белдерә. Сүзнең бу мәгънәсен белүчеләр сирәктер, чөнки ул күпчелек сүзлекләрдә бирелми. Бу мәгънәдә сүзнең синонимы буларак программист, программачы, компьютерчы, айтишник кебек сүзләрне куллану дөрес була.
Хәзерге вакытта сүзнең икенче мәгънәсе киңрәк таралган: «яшерен мәгълүматны (код, номер, акча хисаплары һ.б.) кулга төшерү, кулланучыларның шәхси тормышына тыкшыну, вирус белән зарарлау һ.б. максат белән программаларны, компьютер челтәрләрен һәм саклау системаларын ватып, чит мәгълүмат базаларына үтеп керүче һәвәскәр компьютерчы». Бу мәгънәдә шулай ук пират, кракер, взломщик (ватып керүче), кара (соры) программист, компьютер хулиганы һ.б. сүзләр дә кулланыла.
Хакер сүзенең килеп чыгуы турында уртак фикер юк. Берәүләр аны немец телендәге hacken «эләктерергә, ятьмәгә тотарга» сүзеннән ясалган дип әйтә. Бигрәк тә икенче мәгънәгә туры килә бу, чөнки хакерлар чит компьютерга кулланучыларның коммуникацион системалардагы хисаплары аркылы үтеп керә. Икенчеләр сүзнең килеп чыгышын инглизчәдәге to hack «чабарга, чабып юл ярырга» сүзеннән ясалган hacker лексемасына кайтарып калдыра.
Хакер сүзенә бәйле берәмлекләр телдә күбәя бара: хакерлык, хакинг, биохакер, хакерспейс һ.б. Бәлки кайберләре турында киләчәк язмаларыбызда фикерләребезне уртаклашырбыз әле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез