«Мәрхәмәтле йөрәк» номинациясе
Бисмилләһир-рахмәәниррахиим. Яз артыннан язлар килә. Бөек Ватан сугышының куркыныч көннәре ерагайганнан-ерагая.
Сугыш... каһәр суккан сугыш. Без әрнеп, тетрәнеп искә алган сугыш. Безнең бала-оныклар өчен ул – тарих.
Тыл батыры Сибагатулла бабамның кызы Миңнебәян әниемнең истәлекләре белән уртаклашасым килә. Сугыш башланганда аңа 18 яшь тула. Әниләр буынына хәрби чорның барлык авырлыкларын кичерергә һәм вакытыннан алда олыгаерга туры килә. Ир-атлар белән беррәттән машина, трактор, хәтта атларны да фронтка алалар. Сыерларны һәм үгезләрне җигәргә өйрәтәләр. Әни: «Сугыш чорының авырлыгын иңнәремдә күтәрештем, – дип сөйли иде. – Ул киребеткән үгезләрне җигеп, урман ташулар гына да ни тора! Басып тора ул үгез, кузгалмый да, йә бөтенләй ята. Үгез янында елап утырган чаклар да күп булды. Ул уразалы килеш чалгы белән арыш чабулар... Кырларны чүп үләннәр баса. Балалар ялан кул билчән утыйлар. Лобогрейка белән иген уру, көлтә бәйләү. Көлтәләрне җиргә җәеп, бөртекләр коелсын өчен өстендә ат белән йөртәсең, таптатасың. Чабагач белән сугу бар иде. 12–14 әр сәгать эшләсәк тә, ашлык җыю көзгә кадәр сузыла. Җыелган икмәкне фронтка озатырга олаулар белән 20 чакрымдагы стансыга илтәбез. Ничек арсак та зарланмадык, Җиңү өчен бар көчебезне куйдык. Төннәрен солдатлар өчен оекбаш-бияләйләр бәйләдек. Авылны кара кайгыга батырып, кара мөһерле хатлар килде...»
Бабай 55 яшендә булгач, сугышка алынмый. Ачы хәсрәт булып энесе Гайфулла, Моратша, Минневәли һәлак булалар. Һәр гаиләдә 4 әр бала, туып өлгермәгән бишенче сабый да дөньяга килә. Апасы Бибизиннәтнең Гасыймын, җилкәдән уң кулсыз, бот төбеннән сул аяксыз калгач, солдатлар носилкага салып китерәләр. Бабай, Аллаһыдан ярдәм сорап, сабыр итеп, ятим гаиләләрне кайгырта. Чабаталар үрә, чаналар, кечкенә кул арбалары ясый. Сарыклары була, тире эшкәртә, әни белән әби тула басалар, тула оеклар тегәләр. Ярмулла күлендә киндер эшкәрткәннәр, өлгергәч, талкыганнар, эрләгәннәр, сукканнар. (Әнинең киндердән эрләгән тегәрҗебе бүген дә тора, тәсбих төймәләрен тезәм.) Әбием әлеге ятимнәргә күлмәк-ыштаннар тегә. Уңган әбием Бибиҗамал бөртек белән көнбагыш, төрле үлән орлыкларын кул тегермәнендә тарттырып, көлчәләр, кабартмалар пешерә. Бабай, кечкенә арба белән тартып, шушы нигъмәтләрне Кәкре Атау, Чулпан авылына үз ятимнәренә илтә. Шул әти дияргә тилмереп үскән апа-абыйлар: «Зур әбзи белән җиңги безне ач үлемнән саклап калдылар», – дип дога кылалар иде. Авылда бер-ике мунча. Әби кызу итеп мунча яга, ачлыктан-хәсрәттән бетләгән апа-балаларның киемнәрен кайнар кураларга элеп, үзләренең балаларына дарулар салып, әни белән юындырып, чистартып чыгаралар.
1943 елны көз көне әниемне авылдан Минҗиһан исемле иптәш кызы белән Казанга хәрби заводка җибәрәләр. Алты ай буе ачлы-туклы килеш көч җитмәстәй авыр хезмәтләр башкарып, Минҗиһан апа авырый башлагач, Казаннан кайтырга чыгалар. Бер ай буе кайталар, кайда гына кунмыйлар. Ач килеш, бик күп газаплар белән, күтәреп диярлек алып кайтып җиткерә ахирәтен. Әмма дусты 4 көннән соң туган нигезендә 23 яшендә мәңгелеккә күзләрен йома. Әни, үзен бурычлы санап, дустының олы яшьтәге әти-әнисен тәрбияләп яшәде. Ул вакытта әнине, качып кайткан дип, окоп казырга, Таркан урманнары кисәргә озаталар. Урман кисеп интегүләре, ачлы-туклы окоп казулар, җан әрнүе булып, бәгыренә үтеп кала. «Авыр булды, яшәү өчен көрәштек, әмма күңелебез белән тиздән Җиңү киләчәгенә ышандык. Хезмәтебез белән Җиңү көнен якынайттык», – дия иде әнием. Әниемнең хезмәтен күргәннәр, бәяләгәннәр. «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» һәм башка юбилей медальләренә ия иде ул җанкисәгем.
Әтием Хәбибулла Хәмидуллин 17 яшьтән сугыш, аннары армия хезмәте кичкән. Әнием Миңнебәян – тыл батыры. 9 бала үстерделәр. Мин – олы кызлары, 75 яшьтә, әлхәмдулилләһ. Газизләремнең язмышлары катлаулы, сынаулар авыр булган. Аларны өмет яшәткән, үзәкләре нык, рухлары көчле булган. Аларның утлы-давыллы яшьлек еллары, моңлы бер җырга тиң булган гомерләре сызылып аткан таң кебек кыска булды. Бүген без әби-бабайлар догасы, әти-әниләр яулаган Җиңү бәрабәренә насыйп булган рәхәт тормышта яшибез. Бу рәхәт тормыш – безгә әманәт! Үткәнеңне онытма, бүгенгенең кадерен бел! Онытырга хакыбыз юк! Әти-әниебез батырларча үткән гомер юлы йөрәгебез түрендә, алар догасы безнең белән! Ул догалар без – балаларын саклый, яклый, алга карап яшәргә өнди. Шушы әманәтне бала-оныкларга җиткерү нияте белән 2023 елда әниебезнең тууына 100 ел хөрмәтенә – 50 данә «Әманәтле гомер юлы», әтиебезнең тууына 100 ел хөрмәтенә 2025 елда 50 данә «Хаклар хаклыйбызмы!» исемле китаплар чыгарып, туганнарга, бала-оныкларга өләштек. Укып гыйбрәтләнсеннәр. Авырлык белән яулаган тыныч тормышның кадерен белсеннәр иде!
Сүзләрем газизләребезгә дога булып ирешсен! Урыннары кадерле оҗмахларда булсын, Раббым. Әәмин.
Эшегездә зур уңышлар теләп,
ветеран укытучы Шәмсегаян Галәветдинова.
Нурлат, Кәкре Атау авылы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез