• Фото: мәктәп архивыннан

Бу уку елы ниләр белән истә калды?

Әлеге уку елы чыннан да истә калырлык вакыйгаларга бай булды! Яңа лицей ачылу барыбыз өчен дә зур шатлык булды. Яңа коллектив бик тиз тупланды һәм бер-беребезгә тиз ияләштек. Барыбыз да бердәм булып, дусларча эшләдек. Һәркем бер-берсенә ярдәм итәргә әзер торды, шуңа күрә эшләр дә бик җиңел барды. Укучылар һәм укытучылар төрле кызыклы чараларда актив катнаштылар.

Мәктәбебездә мәктәп газетасын чыгара башладык, чөнки укучыларыбыз аңа мохтаҗ.

Балалар һәм яшүсмерләр чыннан да вакытлы басмаларга, өстәвенә, алар үзләре хезмәттәшлек иткән һәм алар өчен мөһим һәм кызыклы темаларга кагылган басмаларга мохтаҗ һәм,  иң мөһиме, алар үзләре өчен нәрсә мөһим икәнен әйтергә телиләр. Шуны искә алып, без мәктәбебездә газета чыгара башларга уйладык.

Әлбәттә, башка балалар һәм яшүсмерләр басмалары күп булганда, мәктәп газетасы ни өчен кирәк дип сорарга мөмкин? Аңлашыла, мәктәп матбугаты үзәк басмалар белән ярыша алмый. Бу аның бурычы да түгел. Мәктәп газетасын хәзер мәктәптә чын ныклы иҗади коллектив булдыру, укучыларның коммуникатив сыйфатларын үстерү, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру, тәрбия чарасы һ.б. буларак карарга мөмкин. Актив, кызыксынучан балалар өчен мәктәп газетасы – үзенчәлекле идеяләр генераторы һәм катализаторы ул. Ә мәктәп газетасының эчтәлеге-ул иң киң мәгънәдә мәктәп тормышы. Бу балаларның кызыксынулары даирәсе, аларның мәшәкатьләре, эзләнүләре, уртак шатлык-кайгылары, шикләре һәм ачышлары...

Безнең газетабыз нәкъ менә балаларның үз инициативасы белән барлыкка килде. Шунысын да әйтергә кирәк, балаларның темалар, идеяләр тудыруда мөстәкыйльлеге баштан ук безнең газетаның төп эш принцибы булды. Газета айга бер чыга. Яше төрле-5 нче сыйныфтан 8 нче сыйныфка кадәр. Балалар бергәләп номер уйлап табалар, аның эчтәлеген планлаштыралар, темалар, идеяләр тәкъдим итәләр, без (җитәкче укытучылар), өстенлекләрне һәм катлаулылыкны исәпкә алып, биремнәрне бүләргә ярдәм итәбез. Газетада материаллар һәм иншалар, шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр бастырабыз. Материалларны укытучылар да, ата-аналар да китерә ала.

Безнең газета «Икэн» дип атала, аның төрле рубрикалары бар. Шуларның берсе-«Мәктәп яңалыклары» рубрикасы. Ул даими булып тора һәм мәктәбебез тормышын яктырта.

Утырышта без нәрсә турында язачагыбызны, кем нинди вакыйга турында һәм нинди жанрда язачагын алдан планлаштырабыз. Балалар репортажлар язарга һәм интервью алырга аеруча яраталар. Әлбәттә, бу жанрларда ничек язарга икәнлеге турында түгәрәк дәресләрендә өйрәнәбез. Стажлы хәбәрчеләр кечкенәләргә булышалар, җитдирәк һәм җаваплырак чараларга баралар. Шулай ук планеркада башка рубрикаларның эчтәлеген дә уйлыйбыз. Идеяләр төрлечә туа: я илдә юбилей датасы, я “борын төбе”ндә бәйрәм, я шәһәрдә мөһим вакыйга, я гади: " Ә мин йортсыз этләр турында язсам ярыймы?", "Ә мин мәктәп формасы турында!"яки “Малайлар һәм кызларның үзара мөнәсәбәтләре” темасы кызыксындыра Темалар  бик күп.

Балаларга төрле сораштырулар һәм анкеталар үткәрү бик ошый. Мәсәлән, “Кем, нинди китаплар укырга ярата?” һәм, гомумән, укырга яратамы? яки

"Яңа елга нинди бүләкләр алырга яратасыз?», яки "Мәктәп формасына ничек карыйсыз?».

Газетада эшләүче балаларда төрле мәгълүмат агымында ориентлашу, иң мөһимен сайлап алу, әһәмиятсез  нәрсәләрне билгеләү күнекмәләре үсә. Алар газета публикацияләрендә дөрес булмаганлыкны, компетентсызлыкны тыя торган һөнәри этика законнарын үтәргә өйрәнәләр.

Әлбәттә, газета чыгару эше өйрәтү функцияләрен дә үз эченә ала.  Алар публицистик стильдәге текстлар язуның төп таләпләре белән танышалар, төрле жанрдагы текстлар төзү, интервью алу һәм аларны рәсмиләштерү, сораштырулар һәм анкеталар үткәрү күнекмәләрен үзләштерәләр, газетада рубрика оештыру принциплары, индивидуаль һәм авторлыкта эшләргә, текстны редакцияләүнең төрле төрләренә өйрәнәләр. Үз текстларын төзү нигезендә укучылар орфографик һәм пунктуацион нормаларны, сөйләм культурасы нормаларын үзләштерәләр.

Моннан тыш, укучылар яңа мәгълүмат технологияләрен да үзләштерәләр. Интернет челтәрендә эшләү, номерны язу, фотоматериаллар белән эшләү, басма продукция ясау күнекмәләрен һәм башкаларны үзләштерә.

Бүгенге көндә 9 ай буена чыгып килгән басмаларыбыз әзер. Аларның барысы да мәктәп сайтына урнаштырылган. Кызыксынучылар рәхәтләнеп укый алалар. (Галимҗанова Айсылу Фәрит кызы, туган тел укытучысы)

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халык.Шуңа күрә дә мәктәбебездә туган як тарихын өйрәнү һәм ата-бабаларны, нәсел -тамырларын белү максатыннан фәнни гамәли конференция оештырдык.30 дан артык укучы  Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары,якыннары хакында тирән эчтәлекле чыгышлар ясады.Әти- әниләре,әби - бабайлары белән бергәләп нәселләренең күренекле кешеләрен эзләделәр һәм күп еллар сандык төпләрендә яткан хатлар,документлар,истәлекләр мәктәп китапханәсендә оештырылган күргәзмәдә урын алды. Белем алган мәктәп,яшәгән йорт,урам,район,шәһәр,республика тарихын өйрәнү яшь буында иҗади эзләнүгә омтылыш тудырды. Һәр укучыга үз сүзен фикерен әйтергә,табышлары белән уртаклашырга  уңай мөхит барлыкка килде.

Конференция нәтиҗәсендә  тупланган барлык мәгълүматларны һәм эзләнү эшчәнлегенең төрлелеген исәпкә алып, 4 юнәлешне үз эченә алган, мәктәп музее оештырырга уйладык. 25 нче апрельдә “Туган як”, “Сүнмәс утлар балкышы”, “Күңел җыры”, “Барысы да Җиңү өчен!” экспозицияләрен үз эченә алган “Шәхесләр.Вакыт.Хәтер” музее ишекләрен ачты.Укучыларыбыз монда лицеебыз урнашкан Азат Аббасов урамы хакында, янәшәдә генә булган Мөхәммәдьяр,Фикрят Табиев, Хаметхан Султан урамнарының ни өчен шулай аталуы, бу шәхесләрнең кем булуы турында да теләгән мәгълүмтны таба ала. Бөек опера җырчысы А.Аббасов һәм татар халкының опера сәнгате белән бәйле бик күп күренекле кешеләрне үз эченә алган, 18 күрмә тактада  Хәйдәр Бигичев, Венера Ганеева, Зилә Сөнгатуллина, Мирсәит Сөнгатуллин, Айдар Фәйзрахманов, Зөфәр Хәйретдиновның тормыш юлы һәм иҗаты яктыртылган, ә киштәләрдә алар белән бәйле экспонатлар урнаштырылган. Музейда җырчыларның сәхнә киемнәре, моң таратучы иске патефон, пластинкалар, радиоприемник, ленталы һәм кассеталы магнитофоннар да бар. Матур җырлар матур шигырьдән туа, шуңа күрә музеебызда танылган шигъри гаилә Фаиль Шафигуллин һәм Эльмира Шарифуллина иҗаты да урын алды. Балалар әлеге язучыларның кулъязмаларын, рәсемнәрен, кул сәгатен ,каләмнәрен дә күрә ала. Бу күргәзмәләр яшь каләм тибрәтүче укучыларыбызга бик зур этәргеч, көч бирәчәк. Әлеге шәхесләр белән  очрашулар, җанлы әңгәмәләр, җырчыларның чыгышы - барлык укучыларны иҗади бер дөньяга алып кереп китте .Аларда бу шәхесләр кебек буласы килү теләге артты.

Җыр, сәнгать, әдәбият-чишмә ул. Чишмә кебек алар да мул, шифалы, сихәтле эчтәлеге белән безнең күңелләрне туендырып торалар. Мәктәптә җырга-моңга гашыйк сәләтле балалар күп. Аларны бер төркемгә туплап, татар халкының гореф гадәтләрен, уен, җырларын башкаларга да таныту өчен, чыгышлар әзерли башладык. Менә шулай “Энҗе бөртекләре” балалар фольклор төркеме эшләп китте. Бүгенге көндә музейда саклана торган А.Файзрахманов, Мирсәит Сөнгатуллин җыентыкларыннан иске җырлар, уеннар өйрәнәбез. Музей - тәрбия учагы,тел сакчысы, үткәннәргә нигезләнеп, яңалыкка юл ачучы да.

Бик күп бәйгеләрдә уңышлы чыгыларга нигез булырлык Музеебыз һәм газетабыз барлыгына сөенәбез, киләсе уку еллары да шундый шатлыклы вакыйгаларга бай булыр дип, бердәм булып  алга атлыйбыз. (Галиева Гөлназ Шамил кызы, музей җитәкчесе)

95 нче лицей директоры Баһавиева Гөлгенә Мөнир кызы

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре