Бу хакта район хакимияте башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә һәм батыр якташларының җәсаден тапкан «Родина» эзтабарлар отрядына олы рәхмәтләрен җиткерә.
– Бу минем әтиемнең өлкән абыйсы. Әниебез аны гел искә ала, хәбәрсез югалды, дия иде. Безнең өчен искиткеч зур вакыйга булды бу. Туганнан туган сеңлем, балалар, оныклар, авылдашлар белән белән абыебызны соңгы юлга озаттык. Ярдәме тигән һәркемгә зур рәхмәт! – дип яза әлеге хәбәр астына Татьяна Стрелкова.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез