Бүген БРИКС уеннарында көрәш, нәфис гимнастика һәм дзюдо буенча җиңүчеләр ачыкланачак

Бүген БРИКС уеннары кысасында нәфис гимнастика буенча 6 комплект медаль уйнатачаклар. Тамашачылар Лала Крамаренко, Анна Попова, Диана Чугунихина, Карина Киреева кебек илнең көчле гимнастлары чыгышларын күрә алачак.

Фехтованиеда комнадалар арасында ярышлар башлана. Көн дәвамында өч комплект медаль уйнатачаклар. Безнекеләр арасында Олимпия чемпионнары Софья Великая, Яна Егорян һәм Марта Мартьянова да бар.
Бүген бокс буенча ярышта хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында ярымфинал җиңүчеләре ачыкланачак.
Көн дәвамында каноэ һәм байдаркада ишкәкле йөзүдә алты комплект медаль уйнатылачак. Спортчылар 200 һәм 500 метрга йөзүдә көч сынашачак.

Бүген шахмат буенча ярышларның соңгы көне. Катнаш парлар арасында узучы уеннарда 16 ил спортчылары катнашачак.
Футбол буенча ике төрле ярышта бүген чирек финалга чыгу өчен Вьетнам һәм Белоруссия, Көньяк Осетия һәм Венесуэла, Иран һәм Үзбәкстан командалары көч сынашачак.
БРИКС кысасында йөзү буенча ярышта 13 комплект медаль уйнатачаклар.

Бүген дзюдо буенча ярышлар башлана. Ике көн дәвамында 180нән артык спортчы иң көчлеләрне ачыклаячак. Казанда Россия, Бразилия, Кытай, Молдова, Пакъстан, Төрекмәнстан кебек дөньяның 16 иленнән спортчылар җыелган.

Ә менә көрәш мәйданында дөньяның 27 иленнән көрәшчеләр очрашачак. Бил алышу барышында ун төрле үлчәү авырлыгында җиңүчеләрне билгеләячәкләр. Безнең ил көрәшчеләре арасында дөнья чемпионаты җиңүчесе Радик Сәлахов та бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре