Газетага язылу

Бүген югары уку йортларында түләүле урыннарга гаризалар кабул итү тәмамлана

Россия югары уку йортларында бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча түләүле урыннарга гаризалар кабул итү бүген, 20 сентябрьдә тәмамлана. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә, дип яза РИА Новостига сылтама белән «Татар-информ».

Гаризаларны кабул итүнең төгәлрәк датасын һәр югары уку йорты мөстәкыйль рәвештә билгели, ләкин 20 сентябрьдән дә соңга калмыйча.

Аспирантурага гаризалар кабул итү 30 ноябрьдән дә соңга калмыйча тәмамланачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре