Казанда шәхси мобиль чараларны куеп калдыру кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту буенча бу сезонның беренче рейды уздырылды. ЮХИДИ һәм Административ-техник инспекция идарәсе белән бергә шәһәрнең Транспорт комитеты тарафыннан оештырылган тикшерү барышында рөхсәтсез тукталышлардан 157 электросамокат һәм өч велосипед җыеп алынды.

Рейдларны җәяүлеләр күп йөри торган урыннарда уздырганнар. Электр самокатларын һәм велосипедларны Фестиваль бульварыннан, «Яшьләр» скверыннан, Пушкин, Толстой, Маяковский, Бутлеров урамнарыннан, Ленин бакчасыннан һәм Кремль яр буендагы киңлектән җыеп алганнар. Алар барысы да парковка кагыйдәләрен бозып куеп калдырылган булган. Җыеп алынган җайланмалар махсус стоянкага озатылган: операторларның аларны штраф түләгәннән соң гына алу мөмкинлеге бар.
Транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров хәбәр иткәнчә, шәһәр хезмәтләре кикшерингны (электр самокатларын кыска вакытлы арендага бирү системасы) тәртипкә салу буенча системалы эшне дәвам итә. Хәзерге вакытта Казанда 1,4 меңнән артык парковка киңлеге расланган.
«2025 елда без 500 парковка урынын юк иттек, бу уңай нәтиҗә бирде – самокатлар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны шактый кимеде. Моннан тыш, шәһәр үзәгендә шәхси мобиль чараларны куеп калдыру тыела, 130 зонада исә хәрәкәт чикләнә», – дип аңлатты комитет башлыгы.
Алексей Сидоров сүзләренчә, кикшеринг операторлары паркларда, скверларда һәм шәһәрнең тар тротуарлы үзәк өлешендә самокатларны урнаштыру тыелуы турындагы таләпләрне еш кына игътибарсыз калдыра.
«Кызганычка каршы, кикшерингның барлык операторлары да безнең үтенечкә колак салмый – без алардан берничә тапкыр парклардан, скверлардан һәм шәһәрнең тротуарлары артык тар булган, җәяүлеләр өчен куркыныч тудыра торган үзәк өлешеннән самокатларын алуларын сорадык. Ни кызганыч, аңлашылмаган сәбәпләр аркасында шәхси мобиль чаралар әлегә кадәр тыелган урыннарга куеп калдырыла, шуңа күрә аларны җыеп алу, ягъни эвакуацияләү турында карар кабул ителде», – диде Алексей Сидоров.
Татарстан башкаласында кикшеринг сезоны 14 апрельдә ачылган. Шәһәрдә шәхси мобиль чараларның гомуми саны 30% ка диярлек – 5,2 мең берәмлеккә кадәр (чагыштыру өчен: узган ел аларның саны 7,3 мең булган) кимегән.
Шушы көннәрдә самокатларны куеп калдыру өчен рөхсәт ителгән урыннар исемлеге тагы да кыскартыла. Урнаштыру схемасыннан Кабан күле буендагы, Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркындагы, «Комсомол», Урицкий, «Наратлык» паркларындагы, «Ак чәчәкләр» бульварындагы һәм Җиңү паркындагы парковка урыннары төшереп калдырыла. Шулай ук кайбер реклама корылмалары янындагы стоянкалар да юк ителә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда шәхси мобиль чаралар өчен өстәмә кагыйдәләр гамәлдә. Мәсәлән, электр самокатларында хәрәкәт итү тизлеге сәгатенә – 20 чакрымнан, тизлекне чикләү зоналарында (шәһәрдә аларның саны 401) исә сәгатенә 10–15 чакрымнан да артмаска тиеш. Җәяүлеләр йөри торган Бауман, Петербург һәм Каюм Насыйри урамнарында әлеге җайланмаларда хәрәкәт итү һәм аларны куеп калдыру катгый тыела.
Казан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, быелның дүрт аенда шәхси мобиль чаралар катнашында дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Ике очрак буенча зыян күрүчеләр дә бар, дип хәбәр итәләр. Узган елның шул ук чорында шәһәрдә әлеге җайланмаларга бәйле – сигез, ел буена 17 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез