Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2 апрельдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал.
Җил көньяк-көнчыгыштан, юнәлешен төньяк-көнчыгышка алыштыра, тизлеге секундына 5-10 метр, ә көндез кайбер районнарда тизлеге секундына 13 метрга җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы 0°С тан +5 градуска кадәр, ә көндез +15...+20 градуска кадәр җылыначак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез