Бүген Татарстанда явым-төшемсез һәм эссе һава торышы сакланачак

Бүген, 29 июньдә, Татарстанда элегрәк урнашкан коры һәм шактый эссе һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем көтелми, дип искәртә метеорологлар.

Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 2-7 метр тәшкил итәчәк. Көндез исә республикада, Казанны да кертеп, аның тизлеге урыны белән секундына 10 метрга кадәр көчәер дип көтелә.

Татарстанда көндез һава температурасы +23..+28, Казанда +25..+27 градус тәшкил итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре