Бүген Халыкара Ак таяк - күрмәүчеләргә ярдәмгә килүче махсус таяк көне

Бәйрәм түгел, кисәтү көне ул. " Ак таяклылар барын онытмагыз, тирә- юньдәгеләргә игътибарлы, ихтирамлы булыгыз!"- дип искәртү көне дә.

Ак таякларның тарихы 1921 елда Бөекбританиядә башлана. Күрү сәләтен югалткан фотограф Джеймс Бигс шәһәр буенча мөстәкыйль йөрергә өйрәнә башлый. Әмма шоферлар да, җәяүлеләр дә аның кара таягына игътибар итми. Шуннан соң Бигс таягын акка буйый, асфальт фонында ул нык аерылып, ерактан ук күренеп тора. Бу идеяне Европада, Америкада, соңрак Рәсәйдә дә күрмәүчеләр күтәреп ала.Дөньяда ак таяк куллана башлау көне дип 1931 елның 7 феврале санала. Ә 1964 елның 15 октябреннән Ак таяк көне билгеләп үтелә башлый.

Мондый Халыкара махсус көн бар икән, димәк, бу проблема бар. Аны без, күзлеләр - күрүчеләр генә аңлап бетерә алмыйбыз. Тирә- юнебездәгеләргә игътибарлы булсак иде. Бәлки нәкъ менә хәзер янәшәгездән сезнең ярдәм, сезнең кечкенә генә игътибарыгызга мохтаҗ кеше атлыйдыр... Күзләрен алыштырган ак таяк ярдәмендә...

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре