Машина урыннарында хәзер кар көртләре генә һәм кайсы көрт астында кем машинасы икәнен дә белеп булмый. Түзмәдем, көрәк тотып ишегалдына чыктым. Бәхетемә, бер ир-ат үз машинасын казып чыгарганда, минем дә машинаның бер читен ачкан. Шатланып шунда табан титакладым. Бер кулымда – көрәк, икенчесендә – таяк. Мине күргәч, теге ир: «Сезгә булышыйммы?» – диде. Минем ык-мык итеп торганны күргәч: «Габдрахман, әйдә, бу абзыйга булышыйк әле!» – диде. Шул вакыт аның машинасы артыннан җиде-сигез яшьләр тирәсендәге бер малай килеп чыкты. Чыкты да машина тирәсендәге карны көри дә башлады.
Ир кеше Артур исемле икән, озын, ыспай гәүдәле, кара сакаллы. «Нигә миңа ярдәм итәргә булдың?» – мәйтәм. Соравым аны бераз гаҗәпләндерде дә бугай. «Кеше бер-беренә ярдәм итеп яшәргә тиеш бит инде», – диде. Бу гап-гади сүзләр миңа сәер тоелды. Әллә заман безне үзгәрттеме, без заманнымы, Артур белән Габдрахман энекәшнең машинам янында мәш килүе үземә сәер тоелды. Мин аларга кем инде? Моңа хәтле аларны күргәнем дә юк иде. Исәнләшеп, күрешкәләп яшәгәннәр дә янымнан «Привет!» дип үтеп киткәндә, бөтенләй таныш булмаганнар машинамны кар астыннан казып чыгардылар. Артур белән бераз сөйләшеп алдык, үзе дә, улы Габдрахман да намазда икән. Хәер, хатыны да, тагын өч баласы да дин юлында булып чыкты, балаларын мәчеткә дә йөртә икән Артур.
Дөресен әйткәндә, сакаллы кешеләргә бераз шикләнеп карыйм, артык күбәеп киттеләр шикелле. Сакал үстерүне заман модасы дип кабул иткәнгәдер инде бу, мөгаен. Артурның йөзенә текәлебрәк карагач, аптырап калдым, шушы сакаллы биттә күзләрендә күпме нур бар, йөзе мәрхәмәтле иде аның. Сибгат Хәкимнең бер шигырендәге «Эчтән бәреп яна битләрдә» дигән юллар искә төште. Сибгат ага горурлык хисенең йөзгә бөркелеп чыгуы турында язган. Ә Артурның йөзе нидән балкый?
Вәгазь укыйсым килми, әмма намаздагылар бит Коръән буенча яши. Ә Коръән – «мораль кодекс», кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үзара мөнәсәбәтләрен, әхлагын билгели торган «тормыш китабы». Коръән бар күңелләргә дә бертигез иңә, дип әйтә алмыйм. Бар күңелләр дә иман нурын сыйдырып бетермәскә мөмкин. Ә Артурга килгәндә... Икенче көнне тәрәзәдән янә ишегалдына күз ташладым. Артур улы Габдрахман белән йортлар тирәсендә кар көрәп йөри иде. Улына исемен үзе кушкан ул. «Габдрахман» дигән исем «Мәрхәмәтле Аллаһ колы» дигән мәгънәне аңлата. Бу исемне йөртүчеләр бик аралашучан, ярдәмчел һәм башкаларга булыша алудан ямь табып яшәүчеләр икән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез