Өлкәннәр: «Хәзерге бураннар буран түгел инде ул», – дип, үзләре чорында булган мең дә бер гыйбрәтле хәлне искә алса, безнең чорныкылар: «Буран дип мәктәпкә бармый идек тә, урамга чыгып, көне буе уйный идек», – дияр. Мондый уртак истәлекләрдән тыш та һәркемнең үз истәлеге бардыр. Минем дә бар андый онытылмас хатирә.
Үткән гасырның сиксәненче еллар уртасы. Мине, әле ярты айлап элек кенә корреспондент булып эшли башлаган кызны, редакторыбыз Балтач районының иң ерак авылы – Кунырга җибәрде. Ул чакта танылган хуҗалык – «Якты юл» колхозына Казаннан кемдер күчмә кызыл байрак тапшырырга килә икән. Чара төштән соң буласы. Кунырның кайсы якта икәнен дә белмәгән чак. Белгән кешеләрдән сораштым да төшкә кадәр үк юлга чыктым. «Абый, утырт әле» белән. Инде ул чакта ук буран көчле иде. 40 чакрым ераклыктагы Куныр авылына шактый җайлы бардым дип истә калган. Бу ара хәзер генә бик якын, элек искиткеч ерак санала. Ул елларда йөк машиналары кыш буе Шәмәрдәннән әле күмер, әле ашлама ташый – бөтен булган транспорт шулар.
Чара сәгать икеләрдә башланды һәм шактый дәвам итте. Без кайтырга чыкканда инде караңгы төшкән, буран котырган иде. Районнан бу чарага килгән бер оешма җитәкчесе урынбасарының машинасында миңа да урын табылды. «УАЗик»та проблемасыз гына Балтачка кайтып җиттек. Тик әлеге урынбасарның котырган буранда да, әле ун чакрым ераклыктагы авылга кайтасы кыз балада да эше юк иде – Балтач уртасында төшереп калдырдылар да тыныч күңел белән кайтып киттеләр.
Мин дә, тәпиләп, кайту юлына кузгалдым. Ул чакта Казан–Малмыж арасында йөри торган бердәнбер автобус инде күптән киткән, бу вакытта попуткага өмет бик аз иде. Шулай да Балтач башында мине ул чактагы СМУ оешмасының фургоны куып җитте. Эшчеләр йөртергә көйләнгән бу фургон иртән безнең күрше Салавычка да эшчеләр алырга төшә, еш кына без дә утыра идек. Шоферы, мәрхүм Равил, мине танып алган булып чыкты – туктадылар. Башка якка – Бөрбашка барышлары булса да, рәхмәт төшкерләре, юлларын бүлеп, авылга кайтарып куймакчы иделәр. Тик ерак китеп булмады: юл машина йөрмәслек булып күмелгән иде инде. Алар кире борылды. Мин сызгырып-дулап котырынган буранда япа-ялгыз юлга чыктым. Кайда-нәрсә икәнен дә чамалап булмый торган буран иде бу. Биш чакрым юлны ялан кырдан кайтасы, әле тагын километр ярымы ике авыл арасында. «Юлдан читкә генә тайпылмасам иде» булды бөтен теләк. Ярты юлны узгач, Кариле егетенә тормышка чыккан авылдашым Гөлфинур белән ире Газинур очрады. Авылга кунакка төшкәннәр дә, буран тынганны көтә-көтә, җәяүлегә калганнар булып чыкты. Миңа инде җан керде. Ике сәгать ярым дигәндә, бата-чума, көрт ерып, исән-имин авылга кайтып җиттем... Ярый әле авылдаш кыз аркылы әнигә соңлап кайтам дигән хәбәрне җибәрергә баш эшләгән иде. Шулай да, әни әллә ничә урам әйләнгән, мине дә авыл башында каршы алды.
Икенче көнне эшкә барып булмады. Юлны ача алмадылар. Хәрәкәт аннан соңгы көнне генә җайга салынды.
Бүгенге акылым белән уйлыйм: ул күчмә байрак тапшыру тантанасына бару, катнашу шулкадәр мөһим булдымы икәнни?! Ул чакта бит инде колхозларда телефоннар бар, анда кем киләсе, катнашасы, байракның нәрсәгә биреләсе билгеле – шул мәгълүматны телефоннан гына шалтыратып алсаң да буласы иде бит. Катнашканга карап, ул турында тәфсилләп язасы да түгел, андый чаралар турында яза торган ярты битлек хәбәрнең үз стандарты бар иде... Хәер, бу очрак миңа шактый сабак та бирде. Яшь булсам да, шул чакта җитәкчеләрнең ваемсызлыгына: «Ничек инде?!» – дип гаҗәпләнгәнем, гади бер шоферның, юлын бүлеп, ярдәм итәргә тырышуына аптыравым да истә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез