Зыян кимеми
Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьләргә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов әйтүенчә, бу елның тугыз аенда республикада мошенниклык һәм банк карталарыннан акча урлауга бәйле 8193 җинаять эше теркәлгән. Узган елның шушы ук чорында аларның саны 11 840 ны тәшкил иткән. Тик сөенергә иртәрәк: мошенниклык очраклары кимүгә таба барса да, зыян күләме кимеми.
– Ел башыннан бирле мошенниклар республикада яшәүчеләрнең 3 миллиард 776 миллион сум акчасын урлаган. Узган елның шушы ук чорында зыян күләме – 4 миллиард 51 миллион сум. Мошенниклык очраклары кимесә дә, матди зыянга бәйле аерма зур түгел. Бу алдакчыларның халыктан зур суммада акча урлавына бәйле, – ди Эчке эшләр министрлыгы вәкиле.
Узган айда гына да Татарстан халкы мошенниклар кармагына эләгеп, 533 миллион сум акчасын югалткан.
Рәдис Йосыпов әйтүенчә, еш кына ярык тагарак янында утырып калуыңны сизмичә дә каласың. Мошенниклар тозагына җиңел юл белән акча эшләргә теләүчеләр бигрәк тә тиз эләгә.
– Соңгы арада киң таралган очракларның берсе – социаль челтәрләр аша элемтәгә чыгып, өстәмә керем вәгъдә итәләр. Моның өчен артык берни дә эшләргә кирәкми: шәхси эшкуар буларак теркәлү дә җитә, имеш. Финанс операцияләре өчен счет ачарга кушалар. Барысы да законлы дип аңлаталар. Тик мошенниклар счетны урланган акчаны бер урыннан икенчесенә күчерү өчен файдалана. Ә счет хуҗасы үзеннән-үзе җинаятьтә катнашучыга әверелә. Шуңа күрә интернетта шәхси эшкуар яки үзмәшгуль буларак теркәлеп, банкта счет ачып, акча эшләргә тәкъдим итәләр икән, белеп торыгыз, бу – мошенниклар, – дип кисәтте хокук саклаучы.
Рәдис Йосыпов сүзләренә караганда, шәхси мәгълүматны урлау яки урладык дип ышандырырга тырышу очраклары да күп. «Социаль челтәрләр, электрон почта аша «Дәүләт хезмәтләре порталындагы «шәхси кабинет»ыгызны «ватканнар», «чит кешеләр сезнең исемгә кредит рәсмиләштермәкче була» кебек эчтәлектәге ялган хатлар җибәреп, халыкның башын бутыйлар. Шуннан соң хокук саклаучылар яки Сак федераль хезмәте вәкиле исеменнән шалтыратып, банк картасындагы акчагыз югалмасын өчен, аны «куркынычсыз счет»ка күчерергә яки өйгә килгән курьерга тапшырырга тәкъдим итәләр. Соңыннан Украина белән хезмәттәшлек итүдә гаеплиләр. Мондый янаулардан акча түләп кенә качып-котылып булачак. Тагын бер кат искәртәбез: «өйгә килүче курьер», «куркынычсыз счет» кебек төшенчәләрнең хокук саклаучылар эшенә бернинди кагылышы юк. Болар – мошенниклык билгесе», – ди Рәдис Йосыпов.
Сөлге отмакчы булган
Шушы арада гына Буада яшәүче бер хатын-кыз, сөлге оттым дип, 7 миллион сум акчасын оттырган. Зыян күрүче социаль челтәрләрнең берсендә үткәрелгән бәйгедә катнашкан. Энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк, диләрме әле? Хатын-кыз сөлге откан. Шуннан соң бәйгене оештыручылар телефон аша элемтәгә чыгып, җиңүченең адресын белешкән. Бүләкне өйгә кадәр китереп бирәләр, имеш. Җиңүдән башы әйләнепме, хатын-кыз кесә телефонына килгән кодны да әйтеп ташлаган. Шунда ук икенче бер номердан шалтыратып, аны Украина белән хезмәттәшлек итүдә гаепләгәннәр һәм зур күләмдә акча таләп иткәннәр. Хатын-кыз банктан акча алып, аны курьерга биреп җибәргән.
Үсмерләрне корбан итүдән дә тартынып тормыйлар. Казанда 16 яшьлек егетне алдаганнар. Аңа социаль челтәрләрнең берсендә таныш түгел кыз язган. Ул Казанга беренче тапкыр гына килүен әйткән һәм шәһәр турында сораша башлаган. Сөйләшә торгач, үсмер аңа сәүдә үзәкләренең берсендә очрашырга тәкъдим иткән. Белмәмешкә салышкан кыз очрашу урынының геолокациясен һәм фотоларын сораган. Ул да булмый, үсмергә чит кешеләр шалтыратып, аны Украина махсус хезмәтләренә ярдәм итүдә гаеплиләр. Өйдә тентү үткәрергә һәм булган бөтен акчаны курьерга тапшырырга үгетлиләр. Үсмер өйдә җыелган 1 миллион сум акчаны мошенникларга биреп җибәргән.
«Оста психологлар»
«Росток» психология-педагогика, медицина һәм социаль ярдәм республика үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Галанина әйтүенчә, мошенниклар – бик оста психологлар.
– Алар безнең хисләр белән эш итә. Алдакчылар куркуыбыздан һәм каушап калуыбыздан файдалана. Мошенниклык схемаларының асылында һәрвакыт психология ята. Бигрәк тә балалар алдакчылар кармагына тиз эләгә. Чөнки мошенниклар безнең аерым ихтыяҗларыбызга басым ясый. Ун яшькә кадәрге бала өчен төп ихтыяҗ ул – ышаныч. Бу яшьтә бала бөтен кешегә ышана. Иң мөһиме – ул әти-әни җәзасыннан курка. Шуңа күрә ул-бу була калса, моны өлкәннәргә сөйләмәячәк. Мошенниклар нәни корбаннарын интернет-уеннар аша эзләп таба, – ди психолог.
11–17 яшьлек балалар исә, акча эшлим дип, алдакчыларга килеп каба. «Үсмерләрнең финанс яктан бәйсез буласы килә. Бүген күпчелек әти-әниләрнең төп хатасы да шунда. Алар: «Минем баламның кулында банк картасы бар, чыгымнарын контрольдә тотам», – ди. Баланың исә акчаны чын мәгънәсендә тотып карыйсы килә. Ә мошенниклар «җиңел акча» вәгъдә итә. Шул рәвешле бала җинаятьчел схемага эләгә дә. Аны шунда ук әти-әнидән читләштерә башлыйлар. Өлкәннәргә берни сөйләмәскә кушалар йә куркыталар», – ди Ольга Галанина.
Балага өлкәннәр ярдәме кирәк булуына ишарәли торган төп билгеләр
– Аралашырга теләми, бүлмә ишеге гел ябык була.
– Йокысы туймый, чөнки телефонда, интернетта күп утыра.
– Бик тиз кызып китә.
– Күзендә курку, шөбһә бар.
– Бала мошенниклар корбанына әйләнмәсен дисәгез, аңа күбрәк игътибар бирергә, кара-каршы утырып сөйләшергә, кич вакытны һәркем үз телефонына төбәлеп түгел, ә бергә үткәрергә кирәк. Мошенникларга каршы тора алырлык ихтыяр көчен тәрбияләү өйдә башлана, – ди психолог.
Тыеп тыелу
Ярык тагарак янында утырып калмас өчен, мошенниклардан саклану чаралары турында да искә төшерделәр.
– Беренчедән, бу – кредит рәсмиләштерүгә үз-үзеңә тыю салу һәм сим-карта рәсмиләштерүне чикләү, – ди Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Ленар Бадыков.
2025 елның 1 мартыннан кредит алуга үз-үзеңә тыю салу хезмәте гамәлгә кергәннән бирле, республикада яшәүче 863 меңнән артык кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган. Шул исәптән 84 меңгә якыны моны МФЦ аша эшләгән. Барлыгы 51 121 кеше әлеге тыюдан баш тарткан.
Шулай ук мөһим хезмәтләрнең берсе – «икенче кул». Ягъни кулланучы, үз теләге буенча, банк операцияләрен раслау өчен тагын бер ышанычлы кеше билгели ала. «Әлеге хезмәтнең эш тәртибе бик гади. Банкка мөрәҗәгать итүче кайсы операцияләрне «икенче кул»сыз башкара алмаячагын үзе әйтә. Мәсәлән, кредит рәсмиләштерүгә чикләү сала икән, акчаны ышанычлы зат рөхсәтеннән башка бирмәячәкләр. Бу өлкән яшьтәгеләрне яклау һәм үсмерләрнең банк картасы аша акча күчерүне контрольдә тоту өчен бик уңайлы», – ди Ленар Бадыков.
Телефонга килгән шалтыратуларны маркировкалауга (телефон шалтыраганда номер янында компания исеме һәм хезмәт күрсәтү төре күрсәтелә. – Ред.) да игътибарлырак булырга киңәш иттеләр. «Мәсәлән, экранда бер нәрсә язылган, ә сезгә, гомумән, икенче хезмәтләр тәкъдим итәләр. Бу – мошенниклар түгелме икән, дип уйланырга җирлек. Шулай ук, ДДОС-һөҗүмнәр дә була: кеше бушлай игъланнар сайтында берәр товар белән кызыксына, шуннан соң аңа берөзлексез әлеге товарны тәкъдим итеп шалтырата башлый. Шалтыратуларны маркировкалау аларның кайсыларына җавап бирергә кирәк икәнен аңларга ярдәм итә», – ди Ленар Бадыков.
Мошенниклар бер урында тормый. Билгеле булганча, бу көннәрдә «Яндекс» сервисы эшендә кыенлыклар күзәтелде. Мошенниклар мәсьәләне тиз арада «хәл итәргә» вәгъдә итә. Моның өчен код кына кирәк ди...
Сергей ДОГАДИН, Татарстан Прокуратурасының өлкән прокуроры:
– Прокурорлар тарафыннан теге яки бу затны яклау турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать итү – мошенниклар гамәлләреннән зыян күрүчеләрнең хокукларын яклау алымнарының берсе. Шәһәр һәм район прокурорлары аннан актив файдалана. Акча банк карталарын һәм счетларын мошенникларга тапшырган дропперлардан кире кайтарыла. Бу елның тугыз аенда прокурорлар, дропперлардан 93 миллион сумга якын акчаны кире кайтаруны таләп итеп, судка 263 дәгъва җибәрде. Шул исәптән 40 миллион сумлык 191 дәгъва уңай хәл ителде. Судлар дәвам итә. Шулай ук судларда мошенниклар тарафыннан зыян күрүчеләр исеменнән төзелгән килешүләрнең дөрес түгеллеген раслау эшләре дә карала. Моңа бәйле рәвештә, пенсионерлар, инвалидлар һәм балигъ булмаганнар белән төзелгән 2 миллион сумлык килешүләр буенча 30 дәгъва судка тапшырылды. Әгәр сезне алдаганнар һәм үз хокукларыгызны яклый алмыйсыз икән, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез