Сәбәбе бүгенге оператив вазгыятькә бәйле, дип хәбәр итә Оборона министрлыгының матбугат хезмәте.
Шуңа бәйле рәвештә, Суворов һәм Нахимов училищеларында укучылар, кадетлар да парадта катнашмаячак.
“Җәяүлеләр колоннасында Кораллы көчләрнең барлык төрдәге югары уку йортлары хәрбиләре узачак”. – дип аңлатып үтелгән министрлыктан.
Парадны телевидение эфиры аша тапшыру барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларның, шулай ук хәрби дежурлыктагы барлык төр гаскәрләрнең эше күрәтеләчәк. Аерым алганда, Стратегик максаттагы ракета гаскәрләренең, Һава-космик көчләре һәм Хәрби-диңгез флоты корабларының идарә пунктларындагы эшне күрсәтү күздә тотыла.
Авиациягә килгәндә, Кызыл мәйдан өстеннән пилотаж авиатөркемнәр самолетлары очып үтәчәк. Чараны Су-25 штурмовиклары очучылары төгәлләячәк: алар Мәскәү күгендә Россия флагын “ясаячак”.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез