Татарстан Cәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиолог Дмитрий Лопушов журналистлар белщн очрашуда быел Татарстанда 2 миллионлап кешегә гриппка каршы вакцина ясалачагын хәбәр итте.
"Башка еллардан аермалы буларак, быел республикага вакцинаның беренче партиясе август башында ук кайтты", - ди белгеч.
Бу атнадан Казанда күчмә вакцинация пунктлары да эшли башлады. Алар алты метро станциясе (“Авиатөзелеш”, “Яшьлек”, “Кәҗә бистәсе”, “Тукай мәйданы”, “Җиңү проспекты”, “Имәнлек”) янында урнашкан.
Гриппка каршы вакцинаны 18 яше тулган һәркем ясата ала. Үзең белән паспорт булу мәҗбүри. Күчмә пунктлар иртәнге сәгать сигездән кичке җидегә кадәр эшли. Аларда үзебездә җитештерелгән «Совигрипп» вакцинасын ясыйлар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез