Газетага язылу

Быел Татарстанда ясалма фәһем технологияләрен үстерүгә 1 миллиард сум юнәлдереләчәк

2026 елда Татарстан Республикасында ясалма фәһем технологияләрен үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 1 миллиард сум юнәлдереләчәк. Бу хакта республиканың Финанс министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Акчалар икътисадның һәм дәүләт идарәсенең реаль секторына ясалма фәһем технологияләрен кертүне максат итеп куйган «2026-2030 елларга Татарстан Республикасында ясалма фәһем технологияләрен үстерү» программасы кысаларында каралган.

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә, Мәгариф һәм фән, шулай ук Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы программаның җаваплы башкаручылары итеп билгеләнгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре