Мамадыш районының Җөри авылында узачак Питрау бәйрәмендә быел да ат чабышы булачак.
– Бәйрәмнең беренче елыннан ук ат чабышы уздырыла. Ярышта катнашырга 40 тан артык кеше теләк белдерде. Россиянең төрле төбәкләреннән килүчеләр дә булачак. Ярышта әзерлекле атлар катнаша,- диде Мамадыш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез