Газетага язылу

Быелгы уку елы нәрсәсе белән истә калачак?

«Соңгы кыңгырау» чылтырарга күп калмады. Уку елы ахыры җиткәндә, мәктәпләрнең хәлләрен белешеп алдык. Быелгы уку елы нәрсәсе белән истә калачак?

 Гөлназ Галиханова, Кама Тамагының татар мәктәбе директоры:

– Февральдән бирле өч сменада укыйбыз. Моңа кадәр андый режимда эшләгәнебез юк иде. Укулар кичке сәгать җиденче яртыда гына тәмамлана. Түзмәслек түгел үзе. Мәктәп гөжләп тора. Элеккеге елларны хәтерләтә. Кечкенә генә мәктәбебездә хәзер 500 дән артык укучы белем ала. Моңа кадәр 100 бала укый иде. Бер яктан, күңелле дә. Райондагы мәктәптә ремонт бара. Шул сәбәпле, укучылары бездә укып тора.

Мәктәптә шундый традиция бар: 9 һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар бакчага розалар утырта. Һәрберсе берәр төп алып килә. Узган елгы 12 роза кышны әйбәт кенә чыккан. Быел әлеге аллеяда чәчәкләр тагын 15 кә артачак. Бу – укучыларның мәктәпкә бүләге.

Марс Нотфуллин, Әлки районындагы Югары Әлморза мәктәбенең технология укытучысы:

– Быел укучыларыбыз белән СВОга электр җайланмасы эшләп җибәрдек. Егетләребез блиндажларда шәм яктысында ятмасын, дидек. Моның өчен компьютер инверторы, автомобиль аккумуляторы кирәк булды. Шуның ярдәмендә егетләр кырына да ала. Пычкы чылбырларын кайрар өчен дә әйбәт бу. Аларга утын кисәргә кирәк. Юнармиячеләргә күчмә шалаш әзерләдек. Чана өстендә палатка кордык. Авылдашыбыз Минзакир Галиуллин 1974 елда үз кулы белән аэрочана ясаган булган. Үзе вафат булгач, балалары, ташларга кызганыч дип, аны безгә бирде. Аэрочананы яңартып, мәктәп янына һәйкәл итеп куйдык. 9 нчы сыйныф укучысы Зилә Нотфуллина «Кулибиннар» республика ярышында катнашып, өченче урынны алды. Яктылык белән дәвалау буенча заманча аппарат уйлап таптык. Аның буын авыртуларына, салкын тиюләргә файдасы бар. Умарта кортларының бал җыю процессын контрольдә тота торган җайланма уйлап таптык. Балны кайчан суыртасын да белеп була.

Рузилә Хәбибуллина, Мамадыш районындагы Олыяз мәктәбе директоры урынбасары:

– Мәктәптә әллә ни яңалыклар булмады. Балалар макулатура тапшырып, микрофон һәм колонка сатып алды. Мәктәптә әти-әниләр өчен концертлар куя башладык. Башта ул клубта гына үтә иде. Мәктәптә курчак театры да эшләп килә. Курчакларны үзләре ясап, төрле мәктәп, бакчаларга барып, тамаша күрсәтәләр. Балалар кулланылган батареяларны да җыя. Аны да илтеп тапшырабыз. Сыерчык оялары ясыйбыз, агачлар утыртабыз. Быел 11 нче сыйныфны 3 укучы тәмамлый. Арадан берсе рус теленнән имтиханны 100 баллга тапшырыр дип өметләнәбез.

Рәмзия Сәмигуллина, Кукмара районындагы Нырты мәктәбенең рус теле укытучысы:

– Авыл мәктәбе укучылары читкә чыгып йөри алмый. Кеше арасына чыксыннар дип, быел аларны районга кинога йөртә башладым. 5 нче сыйныфларның сыйныф җитәкчесе мин. Әти-әниләре каршы килмәде. Үз-үзләрен ничек тотулары да мөһим. Билетны үзләре сатып ала. Аннан кафега кереп, менюны өйрәнәләр. Үзләренә тәмле ризык сайлап, түләргә өйрәнәләр. Бу инде балаларны бер-берсенә якынайту өчен дә кирәк. Саба районындагы Лесхоз музеена барырга җыенабыз. Сыйныфыбыз укучылары бик тату, шул ук вакытта тырышып та укыйлар.

Ленар Хәбибуллин, Чистай районындагы Мөслим мәктәбенең география һәм биология укытучысы:

– Мәктәптә 56 бала белем ала. Урманчылык эше белән шөгыльләнәбез. Төрле тәҗрибәләр үткәрәбез. Әйтик, имән чикләвеген утыртып карадык. Бик авыр тишелә. Кабан дуңгызлары казып чыгара. Без моңа каршы көрәш юлын да эзлибез. Мәктәпнең үз питомнигы бар. Чыршы, нарат күркәләреннән орлык ясыйбыз. Яр буйларына таллар утырттык. Соңгы елларда паркларда без утырткан миләш, чыршылар үсә. Күрше авылларга да баргалыйбыз. Биләр урманчылыгы белән хезмәттәшлек итәбез. Баш урманчы Рамил Нуруллин – үзебезнең авыл егете. Анда да экскурсияләргә барабыз. Үзе дә мәктәпкә еш килә. Җимлекләр ясап, кошларны ашатабыз.

Нәфисә Хөсәенова, Яңа Чишмә районындагы Тубылгы Тау авылы мәктәбе директоры:

– Мәскәүдә узган җирле үзидарәләр бәйгесендә 8 нче сыйныф укучысы Рухия Кәримова өченче урын алып кайтты. Үзебезнең җирлек тарихы буенча проект язды. Район юл чыгымнарының бер өлешен күтәрде. 33 кенә бала булса да, шундый уңышларга ирешәбез дип, сөенеп яшибез. Балалар бар яктан да үсеш алсын өчен, күп чараларда катнашырга тырышабыз.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре