Cабан туена әзерлек! Бүләккә ни бирәсез?

7–8 июньдә районнарда Сабан туйлары гөрләячәк. Авылларда бүләк җыя башлаганнар инде. Бу йола кайдадыр яулык, сөлге, бәйге җыю, кайдадыр «әрәпә» дип атала. Арада балаларга тәм-том өләшүчеләр дә, һәр капка төбендә табын коручылар да бар. Ә сез Сабан туена бүләккә ни бирәсез?

Чирмешән районының Әмир авылы

– Бездә сөлге җыю апрельнең беренче ялында ук уза. Кайбер елларны бу вакытта кар да эремәгән  була әле. Быел яз иртә килде. Урам әйләнергә көн бик матур иде, – ди китапханәче Гөлшат Әгъләмова.

Сөлгеле колганы бу авылда 18 яше җиткән егетләр тота, кыскасы. Армиягә китүче егетләр быел да бар. Барысын да алдан планлаштыралар. Һәркемнең – үз эше. Балалар чиләк тотып – йомырка, егетләр сөлге җыя. Яшь гаилә – Айгөл белән Булат сөлгесен көрәш батырына бүләк итәчәкләр. Кулъяулыклар исә – егетләргә истәлек. Аны алар үзара бүлешә. Иң хәтердә сакланганы дип 1968 елны атадылар. Ни өчен дигәндә, егетләр күп булган. Хәзер инде егетләр дә, бабайлар да кими бара. Әмма йола саклана. Җыелган йомыркадан шул кичне үк «күкәй бәйрәме» уздыралар.

Зәй районының Сәләвәй авылы

Яулык җыю июнь башында үтәчәк. Анда күбрәк балалар катнаша. Авыл урамнары буйлап бизәлгән мотоблок бара.

– Керәшен, татар халкының милли киемнәрен киябез. Узган ел бик матур килеп чыккан иде. Үзенчәлеге: яшь кәләшләр бөстәр, сөлге чигеп бирә. Без аны иң мәртәбәле кунакка, көрәш батырына тапшырабыз. Элек ат чабышы җиңүчеләренә дә эләккән ул, – ди клуб мөдире Ләйлә Сабаева.

Өйләнешүчеләр аз түгел. Алар авылда яшәмәсә дә, традицияне онытмый. Узган ел чиккән сөлгеләрне күп биргәннәр. Артык калганын күргәзмәләрдә «Сәвәләй авылы чигеше» дип күрсәтәләр.

Керәшен халкы сыйларга бик ярата. Бу көнне яулык җыючыларны һәр капка төбендә сыйлы табын көтә. Өендә нәрсәсе бар, шуны алып чыга сәвәләйлеләр. Һәркайсы җырга оста. Авыл гөр килеп тора.

Балтач районының Чапшар авылы

Балтач якларында Сабан туена бүләк җыю «әрәпә» дип атала. Һәр капка төбендә туктап, бала-чага, яшьләр «әрәпә» дип кычкыра. Шуны ишетеп, һәркем урамга чыгып, бүләген бирә. Бала-чагага төрле тәм-том өләшәләр. Кәнфитне җирдән дә чүпли алар. Кызыгы шунда. Кыскасы, өйләренә пакетларын тутырып кайталар.

– Быел икешәр ат җигеп, гармунчыларны күп итеп алып чыгарга уйлаган идек. Атлар җитми дип, берсен сорап алдылар. Башка авылларга да кирәк бит. Планнар үзгәрде әле. Әмма бәйрәм елдагыча күңелле булачак, – ди клуб мөдире Гүзәлия Вәлиева.

Спас районының Чәчәкле авылы

– Сабан туе булган елларда бүләк җыю үткәрелә иде. Узган ел булмады. Быел көтәбез. Бүләк җыярга милли киемнәрдән бизәкле чиләкләр тотып чыгабыз. Йомыркасын да, сөлге-яулыгын да бирәләр, читтә яшәүчеләр акча җибәрә. Берничә ел рәттән авылдашыбыз Илнур Хөсәенов матди ярдәм күрсәтте, – ди китапханәче Гөлшат апа Гаязова. – Бездәге Сабан туенда ат чабышлары, көрәш ярышлары үтми. Ә уеннарда яратып катнашалар. Бәйрәм күбрәк очрашу, аралашу урыны инде. Әйе, элек Сабан туе күңеллерәк үтә иде. Олысы-кечесе бергә чыга иде. Хәзер олыраклар бәйрәмгә килми.

Тәтеш районының Байраш авылы

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Сабан туе үткәргәннәре юк бу авылда. Быел да сабыр итеп торачаклар. Бүләкне  моңа кадәр бик матур итеп җыйганнар. Атка утырып, гармуннар тартып, капка төпләрендә җыелышып җырлап.

Буа районының Кайбыч авылы

«Авангард» җәмгыяте аланлыкта хуҗалыкта эшләүчеләргә ел саен бәйрәм үткәрә. Ун елдан артык инде авылда Сабан туе булганы юк.

– Моңа кадәр ат белән җыя идек, әмма хуҗасы атын сатты. Гармунчыбыз да бакыйлыкка күчте. Клубта ремонт. Әмма шуңа да карамастан, бүләкне җыярга кирәк. Мотоблокны эшкә җигәрбез, дип торабыз. Гармун урынына колонка булыр. Хәзер әлеге техника авылда күп бит. Ә бүләкләрне район Сабан туена алып барабыз, – диделәр авылда.

Арча районының Түбән Аты авылы

Бу йоланы «бәйге җыю» дип атыйлар. Колга башына матур чүпрәк яки тукыма бәйлиләр. Ел саен бер урыннан башлыйлар. Урамнар күп. Бүләкне бар кеше дә бирә. Хуҗалар капка төбенә чыгып көтеп тора. Соңгы елларда чүпрәк-чапракка караганда, урын-җир комплектлары күбрәк тапшыралар. Авыл кешесе бүләген кызганмый.

– Эшкә җикмәгән техника калмады: машинага арба тагып та, мотоблок белән дә урам әйләнгән чаклар булды. Анысы чарасызлыктан инде. Иң күңеллесе –ат белән. Әмма аны табарга кирәк башта. Балаларны арбага утыртып, җырлар җырлап җыйдык. Узган ел ат таба алмагач, җәяү чыгарга туры килде. Быелгысы ничек булыр, белмим. Гармунчы тапсак, шуның белән чыгып китәргә исәп. Үзем дә гармун тарткалыйм, – ди клуб мөдире Илсия Мөхәммәгалиева.

Азнакай районының Илбәк авылы

Авылда 100 хуҗалык исәпләнсә, шуның 89 ында гына яшиләр. Сабан туе ел саен үтә. Әмма акча чамалы булу сәбәпле, зур уеннарны киметә баралар икән. Бәйрәмгә бүләкне әле җыймаганнар. Гармунчы белән биеп, җырлап урам әйләнәләр. Тик соңгы елларда гармунчылары юк. Ә капка төбендә бии-бии  җырлыйсылары килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре