Моннан тыш ФПС хәрби подразделениеләренең җаваплылык зонасы киңәйтелә. Моңа кадәр алар билгеле бер административ-территориаль берәмлекләрдә авария-коткару эшләре өчен генә булдырылган.
Ел башында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы запаста торучыларны Украина һөҗүмнәреннән соң янгын сүндерүгә җәлеп итү тәкъдиме белән чыккан иде. Февраль аенда МЧС башлыгы Александр Куренков хәбәр иткәнчә, кадрлар җитмәү сәбәпле, һәр ел саен 5 меңгә якын “срочник” министрлыкка янгын сүндерү подразделениеләренә җибәреләчәк. Моңа кадәр ул хезмәт хакының түбән булуы сәбәпле, коткару хезмәте подразделениеләреннән кадрларның китүен төп проблемаларның берсе буларак атап үтте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез