Чаллыда бассейнда хлор белән агуланган алты яшүсмерне хастаханәгә салганнар. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итте.
Кичә кич, Боровецкий урманы ял базасыннан 9 олы һәм 9 яшүсмернең үзләрен начар хис итүләре турында хәбәр килә. Барысы да күңел болгану, ютәлләү һәм күз кызаруга зарланган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, агулану бассейнны зарарсызландыру матдәсе аркасында барлыкка килгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез