Газетага язылу

Чаллы һәм Казан халыкның тормыш сыйфаты ягыннан иң шәп 30 шәһәр исәбенә кергән

Чаллы һәм Казан халыкның тормыш сыйфаты ягыннан иң шәп 30 шәһәр исәбенә кергән. Беренче яртыеллык өчен Россия Хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты төзегән рейтингта Чаллы – 18 нче, Казан 27 нче урынга чыккан. Татарстан башкаласы шулай ук мәдәни кыйммәтләргә юлы киңрәк, сыйфатлы белем алу мөмкинлекләре зуррак, җәмгыятьтә җимергеч көчләре азрак булган калалар исәбенә кергән.

Автомобиль төзүчеләр шәһәре исә медицина хезмәтенең сыйфаты, бизнес алып баруның шартлары, җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләр иң югары бәяләнгән шәһәрләрнең берсенә әйләнгән. Шул ук вакытта ул – тормыш сыйфаты югары, ә Казан – чагыштырмача югары дәрәҗәдә булган шәһәрләр дип танылган. Башкалабызда яшәүчеләр фикеренчә, шәһәрдә тормыш сыйфатына «сугучы» төп кыенлыклар медицина, торак белән тәэмин итү, бизнес һәм экология өчен шартлар кебек өлкәләргә туры килә.

Рейтинг сораштыру, шулай ук төрле чыганаклардан алынган статистика мәгълүматлары нигезендә төзелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре