Чаллы реаниматологы Марат Альмакаев Казан-Анталья төнге рейсы вакытында самолет бортында пассажирны коткарган.
Очып киткәннән соң бер сәгать узгач, ир-атның хәле начарайган.
"Мин хатын-кызның иренә врач кирәк дип кычкырганын ишеттем. Стюардессалар ыгы-зыгы килгән урынга килгәч, урта яшьләрдәге ир-атны күрдем. Ул агарынган иде, тирә-юньдәгеләргә реакциясе юк, кан басым төшкән, брадикардия башланды. Ир-ат аңын югалта башлады, - дип сөйли табиб.
Аңын җуйган иргә доктор ярдәм күрсәтә башлый. Чаллы шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсендә сөйләүләренчә, 10 минуттан пассажир аңына килә: кан басымы нормальләшә, йөзе алсулана, сөйләшә башлый. Соңрак ачыкланганча, ир-атның йөрәге зәгыйфь, ә 2017 елда ул инфаркт кичергән булуы ачклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез